[1] Хуҗа-Раббы миңа вәхи иңдерде, һәм минем күз алдымда шундый күренеш пәйда булды: патшага дигән иген урылып бетеп, болыннарны кабат яшеллек каплый башлаган вакытта, Раббы саранча өерен китертте;
[2] әлеге чирү җирдәге үләнне ашап бетергәч, мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: гафу кыл! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем.
[3] Шуннан Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде.
[4] Хуҗа-Раббы миңа тагын шуны күрсәтте: менә, Хуҗа-Раббы, хөкем башкарыр өчен, ут чакырып китертте. Ялкын телләре җир астындагы бөек дәрьяларның суларын йотты, басуларны яндыра башлады.
[5] Мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: тукта, зинһар! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем.
[6] Шуннан Хуҗа-Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде.
[7] Ул миңа тагын шуны да күрсәтте: Хуҗа-Хаким кургаш асма ярдәмендә корылган дивар янында басып тора имеш, Аның кулында – кургаш асма.
[8] Раббы миннән: – Нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады. Мин: – Кургаш асма! – дип җавап бирдем. Шуннан Хуҗа-Хаким әйтте: «Инде менә халкым Исраилне асма ярдәмендә тикшерәмен; моннан ары Мин аны кызганмаячакмын!
[9] Юк булыр Исхакның калкулыктагы гыйбадәт кылу урыннары, вәйран ителер Исраилнең мөкатдәс ханәләре; кылычымны күтәрермен Яробам патшаның гаилә-йортына!»
[10] Бәйт-Эл рухание Амасия Исраил патшасы Яробамга мондый хәбәр күндерде: «Исраил халкы арасында Амос сиңа каршы коткы тарата, сөйләгән сүзләре – җир күтәрмәслек!
[11] Ул: „Яробам кылычтан үләр, ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!“ – дип әйтә».
[12] Шуннан соң Амасия Амоска: – Әй гаиптән хәбәр бирүче! Кит биредән, Яһүдәгә кайт, пәйгамбәрлек кылып, икмәгеңне шунда эшләп аша! – диде. –
[13] Ә Бәйт-Элдә моннан ары пәйгамбәрлек итмә! Чөнки Бәйт-Эл – патшаның изге урыны, мәмләкәтебезнең төп йорты.
[14] Амасиягә җавап биреп, Амос: – Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәр шәкерте дә түгел идем, – диде. – Көтү көтеп, сикомор агачларын тәрбия кылып көн күргән бер кеше идем.
[15] Әмма Раббы, мине көтүчелектән аерып алып: «Бар, Минем Исраил халкыма пәйгамбәрлек ит!» – диде.
[16] Инде хәзер Раббы сүзен тыңла. Син: «Исраилгә каршы пәйгамбәрлек итмә, Исхак нәселенә каршы сөйләмә!» – дисең.
[17] Бу уңайдан Раббы менә нәрсә ди: «Хатының шәһәрдә фахишә булып йөрер, угыл-кызларың кылычтан узар; илең, үлчәү бавы ярдәмендә бүленеп, чит-ятларга бирелер, үзең исә үлемеңне хәрәм җирдә табарсың! Ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!»