[1] Менә шул көннәрдә, шул вакытта, Яһүдә белән Иерусалимне әсирлектән коткаргач,
[2] Мин, бар халыкларны җыеп, Хөкем үзәненә китерермен һәм аларны Үземнең милкем Исраилгә каршы кылган гамәлләре өчен хөкемгә тартырмын, чөнки алар Минем халкымны төрле кавемнәр арасына тараттылар, җиремне үзара бүлгәләп бетерделәр,
[3] халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр, фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны, шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар.
[4] Әй Сур вә Сидун каласы, әй Пелешет җирендәге барлык өлкәләр, ни кылмакчы буласыз сез Миңа? Үч кайтармакчымы, Миннән үч алмакчымы сез? Кылган гамәлләрегезне Мин кичекмәстән үз башыгызга кайтарырмын!
[5] Чөнки сез Минем алтын-көмешемне, бар хәзинәмне тартып алып гыйбадәтханәләрегезгә куйдыгыз.
[6] Яһүдә вә Иерусалим угылларын сез, үз җирләреннән сөреп, яванлыларга саттыгыз.
[7] Әмма Мин аларны сез сатып җибәргән урыннан кайтарырмын һәм сез аларга кылганны үзегезгә кылырмын:
[8] угыл-кызларыгызны яһүдиләргә сатармын, алар исә еракта яшәүче шебалыларга сатып җибәрер, – дип әйтте Раббы. –
[9] Бар халыкларга игълан итегез: „Сугышка әзерләнегез, яугирләрегезне орышка чакырыгыз – бөтен сугышчылар күтәрелеп чыксын.
[10] Сукадан – кылыч, урактан сөңге очлыклары коегыз. Иң көчсезе дә: ‘Мин көчле!’ – дип әйтсен.
[11] Әй тирә-яктагы халыклар, ашыгыгыз, бергә тупланыгыз!“» Йа Раббым, батыр угылларыңны шунда алып бар!
[12] «Халыклар, күтәрелеп, Хөкем үзәненә җыелсыннар, чөнки Мин, тирә-яктан җыелган барлык халыкларны хөкем итәр өчен, шунда килеп утырачакмын», – ди Раббы.
[13] Уракларыгызны эшкә җигегез, чөнки игеннәр өлгерде; йөзем таптарга барыгыз, чөнки йөзем изгечләр җимеш белән мөлдерәмә; йөзем суы тулып аккан кебек, халыкларның явызлыгы баштан ашкан.
[14] Хөкем үзәне халык белән тулы! – Хөкем үзәненә Раббы көне якынлаша!
[15] Кояш вә ай тоныкланыр, йолдызларның нуры сүнәр.
[16] Раббы, Сионнан торып, Үз сүзен белдерер, Иерусалимнән Үз тавышын җиткерер – күк тә, җир дә калтырап торыр. Әмма Раббы Үз халкын сыендырыр, исраилиләрне яклап калыр.
[17] «Шул чагында сез Раббы икәнемне, Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. – Иерусалим изге урын булыр, чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас.
[18] Шундый көн килер: таулардан шәраб саркып, калкулыклардан сөт елгалары агып торыр, Яһүдә иленең бөтен елгалары су белән тулыр; Раббы йортыннан чишмә агып чыгып Шиттим үзәненә су биреп торыр.
[19] Яһүдә угылларын кыерсыткан, аның җирендә гаепсезгә кан түккән өчен, Мисыр – чүлгә, Эдом буш далага әйләнер.
[20] Яһүдә вә Иерусалим исә мәңге, буыннан-буыннаргача яшәр.
[21] Мин аларның каннары өчен гаеплеләрдән үч алырмын, кичермәм! Мин, Раббы, һәрвакыт Сионда яшәрмен».