[1] Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гѳнаћ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тѳзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс ѳчен ћәрберегез үз-үзен дә күзәтсен.
[2] Бер-берегезнењ авыр йѳкләрен күтәрешегез ћәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
[3] Чынлыкта исә, ћичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый.
[4] Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр.
[5] Чѳнки ћәркем үз йѳген үзе йѳртергә тиеш.
[6] Аллаћы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенењ барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.
[7] Алданмагыз: Аллаћыны алдарга мѳмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.
[8] Үзенењ кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән ћәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәњгелек тормыш алыр.
[9] Игелек эшләргә арымагыз, чѳнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уњышны урып алырбыз.
[10] Димәк, җае чыкканда, ћәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
[11] Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам.
[12] Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр ѳчен генә, сезне сѳннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар.
[13] Хәтта сѳннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнењ белән мактану ѳчен, сѳннәтле булуыгызны телиләр.
[14] Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка ћичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем ѳчен бу дѳнья шул хачка кадакланды, ә мин – дѳнья ѳчен.
[15] Чѳнки сѳннәтнењ дә, сѳннәтсез булуныњ да ћич әћәмияте юк, фәкать Аллаћы тарафыннан яња зат итеп яратылуыгыз гына әћәмиятле.
[16] Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә ћәм Аллаћыныњ чын халкына да иминлек ћәм шәфкать булсын.
[17] Миња ћичкем авырлык тудырмасын, чѳнки тәнемдә Гайсәнењ яра эзләрен йѳртәм.
[18] Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ рухыгыз белән булсын. Амин.