[1] Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнењ зићенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнењ күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде.
[2] Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы?
[3] Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз кѳчегез белән генә ирешергә телисезме?
[4] Сезнењ баштан кичкән нәрсәләрнењ барысы да файдасызга булдымыни? Мин аларныњ файдасызга булмавына ѳмет итәм!
[5] Канунны үтәвегез аркасындамы яки ишеткәнегезгә ышангангамы Аллаћы сезгә Рух бирә ћәм сезнењ арагызда могҗизалар тудыра?
[6] Ибраћимны исегезгә тѳшерегез. Изге язмада аныњ турында: «Ул Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән Аллаћы тарафыннан хак саналды», – диелгән.
[7] Моннан сез шуны ањлагыз: иманга таянучылар – Ибраћимныњ чын балалары.
[8] Һәм Изге язма, Аллаћыныњ яћүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраћимга: «Бар халыклар синењ аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде.
[9] Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраћим белән бергә фатиха алалар.
[10] Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларныњ барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарныњ бѳтенесен даими үтәмәүче ћәркем ләгънәтләнә», – дип язылган.
[11] Билгеле ки, Аллаћы алдында канун аркылы ћичкем аклана алмый, чѳнки, язылганча, «Аллаћы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк».
[12] Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «канун таләпләрен үтәүче алар белән яшәячәк».
[13] Мәсих безнењ урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чѳнки Изге язмада: «Агачка асылган ћәркем ләгънәтле», – дип язылган.
[14] Ибраћимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша яћүд булмаганнарга да ирешсен, ћәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы без алсын ѳчен, Мәсих безне йолып алды.
[15] Имандашлар! Мин сезгә кѳндәлек тормыштан бер мисал китерәм: хәтта кешенењ гамәлгә куелган васыятен дә ћичкем юкка чыгара яки ања ћичбер нәрсә ѳсти алмаган кебек, бу очракта да шулай.
[16] Ибраћимга ћәм аныњ токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синењ токымыња» диелгән, ә ул – Мәсих.
[17] Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаћы тарафыннан расланган килешүне дүрт йѳз утыз елдан соњ чыккан канун гамәлдән чыгара алмый ћәм, шул рәвешчә, вәгъдәнењ кѳчен бетерә алмый.
[18] Чѳнки Аллаћыныњ бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаћы Ибраћимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән.
[19] Канун ни ѳчен соњ? Канун Үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган ћәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган.
[20] Шәхес үзе генә эш иткәндә, ања арадашчы кирәк түгел; ә Аллаћы бер.
[21] Шулай итеп, канун Аллаћыныњ вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде.
[22] Әмма Изге язма бѳтен дѳньяны гѳнаћ әсире дип игълан итә, шуња күрә вәгъдә ителгән фатиха иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә.
[23] Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек.
[24] Шулай итеп, без иман аркылы Аллаћы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды.
[25] Ә иман килгәннән соњ без инде тәрбияче кул астында түгел.
[26] Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да – Аллаћы балалары.
[27] Чѳнки суга чумдырылу йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне «кигәнсез».
[28] Шуња күрә, яћүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.
[29] Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраћимныњ токымнары ћәм Аллаћы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.