Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:51

[1] Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта, ћәрнәрсәнењ иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый.

[2] Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә ћәм йорт идарәчеләренә буйсына.

[3] Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек.

[4] Әмма Аллаћы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яћүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаћыныњ Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаћы балалары итү ѳчен килде.

[6] Ә сез Аныњ балалары булганга, Аллаћы Үз Улыныњ: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнењ йѳрәкләрегезгә җибәрде.

[7] Шуња күрә син – инде кол түгел, бәлки Аныњ баласы. Әгәр бала икәнсењ, димәк, син – Аллаћы аша варис та.

[8] Әмма элек, сез Аллаћыны белмәгәндә, чынлыкта илаћ булмаганнарга кол булып хезмәт иттегез.

[9] Хәзер исә, Аллаћыны танып белгәч, дѳресрәге, Аллаћы тарафыннан танылганнан соњ, ни ѳчен дѳнья белән идарә итүче теге зәгыйфь ћәм файдасыз кѳчләргә кабат борыласыз ћәм яњадан үзегезне аларныњ колы итәргә телисез?

[10] Сез билгеле бер кѳннәргә, айларга, елларга ћәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез.

[11] Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнењ ѳчен куркам.

[12] Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чѳнки мин дә сезнењ кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнҗетмәдегез.

[13] Мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем. Сез бу турыда беләсез.

[14] Ләкин минем авыруым сезнењ ѳчен сынау булса да, миња чирканып карамадыгыз ћәм мине кире какмадыгыз, бәлки Аллаћы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнењ Үзен кабул иткән кебек кабул иттегез.

[15] Сезнењ куанычыгыз кая китте соњ? Сезнењ хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мѳмкин булса, сез үз күзләрегезне чокып алып, миња биргән булыр идегез.

[16] Сезгә хакыйкать сѳйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә?

[17] Канун астында булуыгызны теләүчеләр сезнењ белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. Үзләре турында кайгыртуыгызны теләп, алар сезне миннән аерып алырга ниятлиләр.

[18] Кызыксыну яхшы ният белән булганда гына әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, бәлки ћәрвакыт шулай эшләү яхшы.

[19] Балаларым, Мәсих сезнењ тормышыгызныњ аерылгысыз ѳлешенә әверелгәнгә кадәр, сезнењ ѳчен мин бала тудыру газабын яњадан кичерәм!

[20] Хәзер мин сезнењ яныгызда булырга ћәм бѳтенләй башкача сѳйләшергә теләр идем, чѳнки мин сезнењ хакта ишетеп аптырашта калдым.

[21] Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миња: сез әллә канунны ишетмисезме?

[22] Чѳнки анда: «Ибраћимныњ ике улы булган, аларныњ берсе колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган.

[23] Әмма колдан туганы, гадәттә, балалар ничек дѳньяга килсәләр, шул рәвешчә туган, ә ирекле хатыннан булганы Аллаћыныњ вәгъдәсе буенча туган.

[24] Бу читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә: берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Һаҗәр.

[25] Һаҗәр Гарәбстандагы Синай тавына ћәм хәзерге Иерусалимга туры килә, чѳнки хәзерге Иерусалим үзенењ балалары белән коллыкта.

[26] Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул – ана.

[27] Чѳнки Изге язмада болай дип язылган: «Балага узмаучы, бала тудырмаучы хатын, сѳен. Бала тудыру газабын белмәүче хатын, кычкырып шатлыгыњны белдер. Чѳнки ялгызак хатынныњ балалары ире булганныкыннан күбрәк».

[28] Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары.

[29] Әмма теге вакыттагы кебек, Рух аркасында туганны гадәти рәвештә туган ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай.

[30] Әмма Изге язма нәрсә ди соњ? «Кол хатынны ћәм аныњ улын куып чыгар, чѳнки кол хатынныњ улы ирекле хатын улы белән беркайчан да бергә варис булмаячак».

[31] Шуња күрә, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, бәлки ирекле хатын балалары.

Паулдан Гәләтиялеләргә Хат — Chapters