[1] Аннан соњ, ундүрт ел үткәч, Титусны да үзебез белән алып, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимга киттем.
[2] Анда Аллаћы кушуы буенча бардым ћәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яћүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әњгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем.
[3] Әмма алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сѳннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр.
[4] Без бу турыда сѳйләшергә тиеш идек, чѳнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә ћәм безне коллыкка тѳшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде.
[5] Әмма Яхшы хәбәрнењ хакыйкате сезнењ белән калсын ѳчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык.
[6] Мѳхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә, алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем ѳчен мѳћим түгел, чѳнки Аллаћы кешенењ йѳзенә карамый. Ул мѳхтәрәм кешеләр мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни ѳстәмәделәр.
[7] Киресенчә, Яхшы хәбәрне яћүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миња ышанып тапшырылганын күрделәр.
[8] Чѳнки яћүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаћы яћүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миња да кѳч бирде.
[9] Миња Аллаћы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенењ терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас ћәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем ћәм Барнабныњ кулларын кыстылар. Без яћүд булмаганнар янына, ә алар яћүдләр янына барырга дип килештек.
[10] Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында ћәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, ћәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем.
[11] Әмма Кифас Антиухеягә килгәч, мин ања ачыктан-ачык каршы чыктым, чѳнки ул хаклы түгел иде.
[12] Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яћүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яћүд булмаганнардан кача ћәм читләшә башлады.
[13] Аныњ белән бергә башка мәсихче яћүдләр дә икейѳзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларныњ икейѳзлелегенә бирелеп китте.
[14] Ә аларныњ Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин ћәммәсе алдында Кифаска: «Син, яћүд була торып, яћүдичә түгел, бәлки мәҗүсиләрчә яшисењ икән, ни ѳчен мәҗүсиләрне яћүдләр кебек яшәргә мәҗбүр итәсењ?» – дидем.
[15] Без – тумышыбыз буенча яћүдләр, гѳнаћлы мәҗүсиләр түгел.
[16] Әмма ләкин кешенењ канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаћы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаћы тарафыннан аклану ѳчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чѳнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаћы тарафыннан аклана алмас.
[17] Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гѳнаћлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гѳнаћ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел!
[18] Чѳнки үзем җимергән нәрсәләрне яњадан торгызам икән, мин үз-үземне канун бозучы итеп күрсәтәм.
[19] Чѳнки мин, Аллаћы ѳчен яшәргә дип, канун аркылы канун вәкаләтеннән азат ителдем. Мин Мәсих белән хачка кадакландым
[20] ћәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан ћәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаћы Улына иман белән яшим.
[21] Аллаћыныњ мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.