[1] Аллаћы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәћәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә
[2] Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын!
[3] Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы ћәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бѳтен рухи байлыклар белән фатихалады.
[4] Без Аллаћы каршында изге ћәм кимчелексез булсын ѳчен, дѳнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды ћәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә
[5] Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аныњ максаты ћәм изге нияте иде!
[6] Ул моны Үзенењ сѳекле Улы аша безгә бүләк иткән бѳек мәрхәмәте макталсын ѳчен эшләде.
[7] Без Мәсихтә, Аныњ каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаћларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаћыныњ мәрхәмәте.
[8] Аллаћы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек ћәм белем белән, мул итеп, ѳстебезгә яудырды.
[9] Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярыныњ яшерен максатын белдерде.
[10] Аныњ бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк ћәм җирдә булганнарныњ барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү.
[11] Һәммәсен Үз нияте ћәм ихтыяры белән булдыручы Аллаћы Үзенењ максаты буенча алдан билгеләп, безне Мәсих аша сайлап алды да.
[12] Безнењ, Мәсихкә ѳмет баглаучыларныњ беренчеләре аркылы Аллаћыныњ даны макталсын дип эшләде Ул моны.
[13] Мәсих аша сез дә хакыйкать сүзен, үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Ања иман иткәч, вәгъдә ителгән Изге Рух белән Аллаћы тарафыннан мѳћерләндегез.
[14] Ә Аллаћы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаћы вәгъдә иткәнне алачагыбыз ѳчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Һәм шуныњ аркылы Аллаћыныњ данына мактау булыр.
[15] Боларныњ ћәммәсе ѳчен мин дә, Раббы Гайсәгә иманыгыз ћәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп,
[16] догаларымда искә алып, сезнењ ѳчен Аллаћыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм
[17] ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысы, данлы Ата Үзен танып белү ѳчен сезгә зирәклек ћәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам.
[18] Шулай ук, Аныњ чакыруы сезгә нинди ѳмет биргәнен, изгеләргә Үзе вәгъдә иткәннәрнењ нинди мул ћәм данлы икәнен
[19] ћәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенењ чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күњел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт ћәм Аллаћы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенењ уњ ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк.
[21] Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр ћәм ћәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да ћәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.
[22] Аллаћы ћәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды ћәм иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Аны бар нәрсә ѳстеннән Баш итеп куйды.
[23] Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнењ тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнењ тулылыгы.