Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:45

[1] Мәсих безне ирекле булу ѳчен азат итте. Шуња күрә нык торыгыз ћәм яњадан коллык золымына тѳшмәгез.

[2] Тыњлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сѳннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән ћичнинди файда булмас.

[3] Ә сѳннәтләнүче ћәр кешенењ бѳтен канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм.

[4] Канун тоту белән Аллаћы тарафыннан акланган булырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез ћәм Аллаћы мәрхәмәтеннән тѳшеп калдыгыз.

[5] Без исә Аллаћы тарафыннан акланырбыз дип ѳмет итәбез. Һәм иман иткәнгә күрә, аныњ тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып кѳтәбез.

[6] Чѳнки Мәсих Гайсәдә сѳннәт тә, сѳннәтсез булу да бернинди әћәмияткә ия түгел, бәлки мәхәббәт белән эш итүче иман гына әћәмиятле.

[7] Сез иманда яхшы яши идегез; сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән?

[8] Мондый инану сезне Чакыручыдан түгел.

[9] Аз гына чүпрә бѳтен камырны ачыта.

[10] Раббыга таянып, мин сезнењ башкача фикер йѳртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хѳкемгә дучар ителәчәк.

[11] Имандашлар, мин әле дә, сѳннәткә утырту кирәк, дип ѳйрәтәм икән, мине тагын ни ѳчен эзәрлеклиләр соњ? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде.

[12] Сезне борчучылар сѳннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!

[13] Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнењ ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү ѳчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез.

[14] Чѳнки бѳтен канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат».

[15] Әгәр сез бер-берегезгә ерткыч җанварлар кебек ћѳҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез.

[16] Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенењ азгын теләкләрен үтәмәссез.

[17] Чѳнки кешелек табигате Рухка каршы булганны тели, ә Рух – кешелек табигатенә каршы булганны: алар бер-беренә каршы торалар, шуња күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз.

[18] Әгәр сезнењ белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сезнењ ѳстән канунныњ бернинди хокукы юк.

[19] Кешелек табигатенењ эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык,

[20] потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар,

[21] кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре ћәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яњадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаћы Патшалыгына ия булмаслар.

[22] Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзењне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк.

[24] Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте ћәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар.

[25] Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез.

[26] Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән кѳнләшеп, дан сѳюче булмыйк.

Паулдан Гәләтиялеләргә Хат — Chapters