[1] Балалар, ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чѳнки бу шулай булырга тиеш.
[2] «Үз атањны ћәм анањны хѳрмәт ит» – бу Аллаћыныњ вәгъдә ѳстәп бирелгән беренче әмере. Ања ѳстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: «Шулай эшләсәњ, синењ ѳчен яхшы булыр ћәм җирдә озын гомерле булырсыњ».
[4] Ә сез, аталар, балаларыгызныњ ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббыныњ үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә ѳйрәтегез ћәм тәрбияләгез.
[5] Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күњелдән итагать итегез.
[6] Сез моны хуҗаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау ѳчен түгел, бәлки Аллаћыныњ ихтыярын Мәсихнењ коллары буларак саф күњелегездән үтәгез.
[7] Кешеләргә түгел, бәлки Раббыга хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез.
[8] Раббыныњ ћәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге ѳчен әҗер түләячәген беләсез.
[9] Сез дә, хуҗалар, шулай мѳгамәлә итегез. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнењ дә, аларныњ да Хуҗалары күкләрдә булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә ѳстен күрми.
[10] Нићаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы ћәм Аныњ кодрәтенењ кѳче белән ныгыгыз.
[11] Иблиснењ мәкерле ниятләренә каршы тора алу ѳчен, Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз.
[12] Чѳнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кѳчләргә, башлыкларга ћәм хакимлекләргә, бу карањгы дѳнья белән идарә итүчеләргә каршы кѳрәшәбез.
[13] Шуныњ ѳчен, начар кѳннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кѳрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу ѳчен Аллаћы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз.
[14] Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып ћәм тәкъвалык кѳбәсе киеп нык торыгыз,
[15] иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез,
[16] ћәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аныњ ярдәмендә явыз иблиснењ утлы укларын сүндерә алырсыз.
[17] Коткаруны тимер башлык итеп киегез ћәм Рух кылычын – Аллаћы сүзен кабул итегез.
[18] Һәртѳрле дога вә үтенеч белән Изге Рухныњ кѳче аркылы ћәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат ѳчен, уяу булып, бар изгеләр ѳчен армый-талмый догада булыгыз.
[19] Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сѳйли башлаганда миња кирәкле сүзләр бирелсен ѳчен, минем ѳчен дә дога кылыгыз.
[20] Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам ћәм хәзер тѳрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сѳйли алуым ѳчен дога кылыгыз.
[21] Сез дә минем хәлләремне ћәм ниләр эшләвемне белсен ѳчен, сѳекле имандашыбыз ћәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сѳйләп бирер.
[22] Нәкъ менә шуныњ ѳчен, сез безнењ хакта белеп торсын ћәм Тухик күњелләрегезне юатсын дип, мин аны яныгызга җибәрәм.
[23] Аллаћы Атадан вә Раббы Гайсә Мәсихтән имандашларга иминлек ћәм иман белән мәхәббәт булсын.
[24] Раббыбыз Гайсә Мәсихне үлемсез сѳю белән яратучыларныњ барысына да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын. 1