Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:36

[1] Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенењ җитәкчеләре ћәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул ћәм Тимутедән сәлам.

[2] Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.

[3] Сезне искә тѳшергән саен, мин Аллаћыма рәхмәт укыйм.

[4] Сез ињ беренче кѳннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин ћәр гыйбадәтемдә сезнењ барыгыз ѳчен шатланып дога кылам.

[6] Сездә игелекле эш башлаган Аллаћы аны Мәсих Гайсә килер кѳнгә чаклы дәвам итәр ћәм ахырына җиткерер дип инанам.

[7] Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган ћәм аныњ дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаћыныњ мәрхәмәтен бүлешәсез.

[8] Сезнењ ћәммәгезне дә Мәсих Гайсә мәхәббәте белән сагынуыма Аллаћы шаћит.

[9] Мәхәббәтегез белемдә дә, ћәртѳрле зирәклектә дә артканнан арта барсын,

[10] сез ињ яхшыларны сайлап ала белсен, шуныњ белән Мәсих килер кѳнгә саф ћәм кимчелексез калсын,

[11] Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаћыга дан ћәм мактау булыр.

[12] Имандашлар, минем белән булган хәлләрнењ Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим.

[13] Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнењ барысына ћәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды.

[14] Өстәвенә, имандашларымныњ күбесе, тѳрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар ћәм Аллаћы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сѳйли башладылар.

[15] Дѳрес, аларныњ кайберләре Мәсих турында кѳнчелек аркасында ћәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр.

[16] Бу кешеләр моны мәхәббәткә таянып эшли, чѳнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаћы тарафыннан куелганымны беләләр.

[17] Теге кешеләр исә Мәсих турында чын күњелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән ћәм зиндандагы хәлемне авырайту йѳзеннән вәгазьлиләр.

[18] Әмма моныњ бернинди дә әћәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – риялы яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моња бик куанам ћәм киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын,

[19] чѳнки беләм: бу, сезнењ догаларыгыз ћәм Гайсә Мәсих Рухыныњ ярдәме белән, миња иреккә чыгарга булышыр.

[20] Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә ћәрвакыттагыча батыр булырмын ћәм яшәгән яки үлгән очракта да Мәсихне данлармын дип ашкынам ћәм ѳметләнәм.

[21] Чѳнки минем ѳчен тормыш – Мәсих, ћәм үлем – табыш кына.

[22] Әгәр яшәвем белән күбрәк файдалы эшләр кыла алам икән, бу очракта кайсын сайларга да белмим.

[23] Миња ике мѳмкинлекнењ берсен сайларга туры килә. Бу дѳньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән кѳчле теләгем бар, бу чагыштыргысыз яхшырак.

[24] Әмма сезнењ ѳчен минем исән булуым, ягъни монда яшәвем әћәмиятлерәк.

[25] Моња инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын ћәм, сезнењ имандагы уњышыгыз ћәм куанычыгыз ѳчен, барыгыз белән бергә булачакмын.

[26] Шулай итеп, яныгызга кабат килүем белән минем аркада Мәсих Гайсәдә куанычыгыз тулып ташыр.

[27] Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнењ турыда ишетәмме, сезнењ, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен.

[28] Дошманнардан ћичнәрсәдә курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар ѳчен ћәлакәт, ә сезнењ ѳчен котылу билгесе ћәм бу – Аллаћыдан.

[29] Чѳнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аныњ ѳчен газап чигү ѳстенлеге дә бирелде.

[30] Шулай булгач, сез дә мин кичергән ћәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кѳрәшкә керәсез.

Паулдан Филиппуйлыларга Хат — Chapters