[1] Менә шуныњ ѳчен мин, Паул, сезнењ хакка, ягъни яћүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнењ тоткыны буларак, Аллаћыга дога кылам.
[2] Аллаћы мәрхәмәте белән миња сезнењ ѳчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер.
[3] Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаћы миња серен ачып, Үзенењ ниятен белдерде.
[4] Сез, язганнарымны укып, Мәсихнењ серен ни рәвешле ањлавымны күз алдына китерә алырсыз.
[5] Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаћы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә ћәм пәйгамбәрләренә ачып бирде.
[6] Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яћүдләр белән бергә яћүд булмаганнар да – варисташлар, бер тәннењ әгъзалары ћәм Аллаћы биргән вәгъдәне уртаклашучылар.
[7] Аллаћы куәтенењ хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым.
[8] Миња, барлык изгеләр арасында ињ әћәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнењ чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү
[9] ћәм Аллаћы серенењ ничек тормышка ашуын ћәммәсенә ачыклау хѳрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаћы бу серне ињ баштан ук яшереп тоткан иде.
[10] Аллаћыныњ максаты: иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенењ күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык ћәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде.
[11] Аллаћы моны ињ баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Раббыбыз Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде.
[12] Шулай булгач, Мәсих белән тыгыз бәйләнештә торып, Ања иман итү аша, без кыю рәвештә ћәм ћич икеләнүсез Аллаћыга якынлаша алабыз.
[13] Шуња күрә, үтенәм сездән: сезнењ хакка газап чигүемә күњелегезне тѳшермәгез; бу газаплар – сезнењ даныгыз ѳчен хезмәт итә.
[14] Боларныњ ћәммәсе ѳчен мин Ата алдында тез чүгеп ялварам.
[15] Аннан күкләрдә ћәм җирдә булган ћәр ыруг үзенә исем ала.
[16] Үз даныныњ байлыгы белән, Үзенењ Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен,
[17] иман итүегез аша күњелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп ћәм ныгып урнашкан хәлдә
[18] бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенењ кињлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча тѳшенә алсын ћәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаћыныњ бѳтен тулылыгы чолгап алыр.
[20] Ә бездә хәрәкәт итүче куәт белән, сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга
[21] – Ања иман итүчеләр бердәмлегендә ћәм Мәсих Гайсәдә буыннан-буынга мәњге-мәњгегә дан булсын! Амин.