Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:59

[1] Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаћыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез.

[2] Һәрвакыт тыйнак, басынкы ћәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз.

[3] Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар кѳчегезне куеп сакларга тырышыгыз.

[4] Аллаћы сезне чакырган ѳмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, ћәм Рух та – бер.

[5] Раббы – бер, иман – бер, суга чумдырылу йоласы – бер,

[6] Аллаћы – бер, Ул – барысыныњ да Атасы. Ул барысыннан да ѳстен, барысы аркылы эш итә ћәм ћәркемдә дә бар.

[7] Мәсих Үзе кирәк санаганча ћәрберебезгә Үзенењ бүләкләреннән ѳлеш чыгарган.

[8] Шуныњ ѳчен Изге язмада: «Югарыга күтәрелгәч, әсирләр тѳркемен Үзе белән алып барды ћәм кешеләргә бүләкләр ѳләште», – дип язылган.

[9] Ә «югарыга күтәрелгәч» дигән сүзләр нәрсәне ањлата? Бу – Мәсих түбән урыннарга, җиргә дә тѳшкән иде, дигәнне ањлата.

[10] Түбәнгә тѳшкән Зат, Үзе белән бѳтен галәмне тутыру ѳчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә.

[11] Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен башлыклар ћәм ѳйрәтүчеләр итеп куйды.

[12] Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенењ тәнен ныгытуга әзерләү ѳчен эшләде.

[13] Һәммәбез иманда ћәм Аллаћы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән ћәм Мәсихнењ камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.

[14] Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнењ хәйләсенә алданып, дулкыннар кѳймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай ћәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, тѳрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз.

[15] Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сѳйләп, Ањарга, тәннењ Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә ћәрьяклап үсик.

[16] Аннан, тәннењ ћәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче ћәр сењер ярдәмендә берләшеп, бѳтен тән үсә ћәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.

[17] Шуња күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәҗүсиләр кебек дәвам итмәгез. Үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган ћәм алар Аллаћы бирә торган тормыштан аерылганнар.

[19] Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр ћәм ћәртѳрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр.

[20] Ә сез Мәсих хакында болай ѳйрәнмәдегез.

[21] Сез, әлбәттә, Аныњ турында ишеткәнсездер ћәм, хакыйкать Гайсәдә ачыла, дип ѳйрәткәнсездер.

[22] Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенењ алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.

[23] Фикерләү рәвешегез исә яњарырга тиеш,

[24] ћәм сез Аллаћыга охшаш итеп яратылган яња кеше булып киенергә тиешсез. Кешенењ яња булуы исә аныњ хакыйкатьтән килгән тәкъва ћәм изге тормышында күренә.

[25] Шуныњ ѳчен, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сѳйләгез, без барыбыз да бер тәннењ әгъзалары бит.

[26] Хәтта ачуыгыз килсә дә, гѳнаћ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын.

[27] Һәм иблискә урын бирмәгез.

[28] Элек урлашкан, моннан соњ урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен.

[29] Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыњлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын.

[30] Аллаћыныњ Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳћер – нәкъ Ул.

[31] Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек ћәм ћәртѳрле явызлыклардан баш тартыгыз.

[32] Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаћы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.

Паулдан Эфеслеләргә Хат — Chapters