[1] Шулай итеп, Аллаћыныњ сѳекле балалары буларак, Ања ошарга тырышыгыз.
[2] Мәсих безне яраткан кебек, сезнењ тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаћыга хуш исле бүләк ћәм корбан булып, Мәсих безнењ ѳчен Үз тормышын бирде.
[3] Әмма фәхешлек, ћичнинди бозыклык ћәм комсызлык турында сезнењ арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаћы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит.
[4] Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата ћәм кинаяле мәзәкләр сѳйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаћыга шѳкер итүгә багышлагыз.
[5] Сез беләсез бит: ћичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аныњ потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих ћәм Аллаћы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый.
[6] Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаћыныњ ачуы килә.
[7] Шуња күрә алар белән эш итмәгез.
[8] Кайчандыр сез карањгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез.
[9] Чѳнки яктылыкныњ җимеше – ћәртѳрле игелек, тәкъвалык ћәм хакыйкать.
[10] Аллаћыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз.
[11] Карањгылыкныњ файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез.
[12] Чѳнки аларныњ яшертен рәвештә эшләнгән эшләре турында хәтта сѳйләргә дә оят.
[13] Әмма яктылык фаш иткән ћәммә нәрсә ачык күренәчәк, чѳнки яктылык ачык күрсәткән ћәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуња күрә:
[14] «Йоклаучы, уян! Үледән терел! Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелгән.
[15] Шуныњ ѳчен тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез.
[16] Һәрбер очрактан дѳрес файдаланыгыз, чѳнки хәзер әшәке заман.
[17] Шуња күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярыныњ нәрсә икәнлегенә тѳшенегез.
[18] Шәраб эчеп исермәгез, чѳнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз.
[19] Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр ћәм рухи җырлар аша сѳйләшегез, күњелегездән Раббыны данлап җырлагыз.
[20] Һәрнәрсә ѳчен Раббыбыз Гайсә исеме аша Аллаћы Атага даими рәвештә рәхмәт укыгыз.
[21] Мәсихкә ихтирам йѳзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз.
[22] Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз.
[23] Чѳнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенењ Башы булган кебек, ир дә хатынныњ башы. Мәсих исә бердәмлекнењ – Үз тәненењ Коткаручысы.
[24] Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да ћәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар.
[25] Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан ћәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз.
[26] Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте ћәм сүз аша су белән пакьләндерде.
[27] Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, ћичнинди тапсыз, җыерчыксыз ћәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге ћәм керсез итеп Үз алдына китерү ѳчен эшләде.
[28] Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы – үзен ярата.
[29] Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, ћәркем аны тукландыра ћәм аныњ хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә.
[30] Чѳнки без – Аныњ тәненењ әгъзалары.
[31] Изге язмада язылганча: «Шуња күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, ћәм икесе дә бер тән булыр».
[32] Моныњ сере бѳек: мин болай ањлыйм, бу сүзләр Мәсихкә ћәм бердәмлеккә кагыла.
[33] Һәрхәлдә, ћәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хѳрмәт итсен.