Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:59

[1] Сез яман эшләрегез ћәм гѳнаћларыгыз аркасында үле идегез.

[2] Шул вакытта сез бу дѳньядагы явыз гадәтләргә, ћавадагы рухи кѳчләр белән идарә итүчегә, Аллаћыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез.

[3] Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез ћәм фикерләребезнењ теләкләре буенча табигатебезнењ теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаћыныњ каћәрен алырга тиеш идек.

[4] Әмма чиксез шәфкатьле Аллаћы безгә Үзенењ бѳек мәхәббәтен күрсәтте:

[5] безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аныњ мәрхәмәте белән котылдыгыз.

[6] Әйе, Ул безне дә Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте ћәм күкләрдә Аныњ белән янәшә утыртты.

[7] Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән Үз мәрхәмәтенењ чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү ѳчен эшләде.

[8] Чѳнки сез Аллаћы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнењ үзегездән түгел, бәлки Аллаћы бүләге.

[9] Бу – кылган эшләрегезнењ нәтиҗәсе түгел, шуња күрә беркем дә мактанмасын.

[10] Чѳнки безне Аллаћы бар итте, Аныњ алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару ѳчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.

[11] Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тѳшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яћүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сѳннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сѳннәтсезләр» дип атыйлар иде.

[12] Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаћы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дѳньяда ѳметсез ћәм Аллаћысыз идегез.

[13] Ул вакытта сез Аллаћыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аныњ каны аркылы, Аллаћыга якынлаштыгыз.

[14] Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яћүдләрне ћәм яћүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде.

[15] Ул канунны әмерләре ћәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аныњ максаты болай иде: Үзендә бу ике тѳркемнән яња бер халык булдыру ћәм шуныњ белән татулык урнаштыру,

[16] Үзенењ хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаћы белән татулаштыру.

[17] Шулай итеп, сезгә, Аллаћыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаћыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте.

[18] Чѳнки Аныњ аша безнењ икебезнењ дә, ягъни яћүд ћәм яћүд булмаганнарныњ, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар.

[19] Шулай итеп, сез инде – читләр ћәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаћы халкыныњ милләттәшләре ћәм Аныњ гаиләсендәгеләр.

[20] Сез рәсүлләр ћәм пәйгамбәрләр салган нигезгә бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнењ ињ мѳћим почмак ташы.

[21] Ул бѳтен бинаны бергә кушып тота, ћәм бина ѳскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә.

[22] Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаћы Үзенењ Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез.

Паулдан Эфеслеләргә Хат — Chapters