Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:03

[1] Аллаћы исемен ћәм тәгълиматны ћичкем хурламасын ѳчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш.

[2] Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мѳгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чѳнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – иман итүчеләр ћәм сѳеклеләр. Боларны ѳйрәт ћәм нәсыйхәт ит.

[3] Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ хак сүзләре ћәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән,

[4] ул тәкәббер, ћичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә ћәм сүз кѳрәштерергә ћәвәслек белән агуланган була, ћәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга,

[5] акылларына зыян килгән ћәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йѳр.

[6] Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаћыга иман итү аныњ тормышын бик нык баета,

[7] чѳнки без дѳньяга ћичнәрсә алып килмәдек, аннан ћичнәрсә алып та китә алмабыз.

[8] Ризыгыбыз ћәм кием-салымыбыз булса, шуныњ белән канәгать булыйк.

[9] Ә инде баерга теләүчеләр коткыга ћәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз ћәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә ћәм ћәлакәткә китерә;

[10] чѳнки бар явызлыкларныњ башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моња бирелеп, иманнан читләшкәннәр ћәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр.

[11] Ә син, Аллаћы кешесе, болардан кач ћәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә ћәм басынкылыкка омтыл.

[12] Иман кѳрәшен каћарманнарча алып бар, мәњгелек тормышка ия бул, чѳнки син шул мәњгелек тормышка чакырылдыњ ћәм күп шаћитләр алдында үз иманыњны икърар иттењ.

[13] Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаћы алдында ћәм Понти Пилатка шаћитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиња боерык бирәм:

[14] Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәнгә кадәр әмерне тел тидермәслек ћәм шелтәсез итеп башкар.

[15] Мѳбарәк ћәм бердәнбер Хаким, патшаларныњ Патшасы ћәм хуҗаларныњ Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән ћичкем күрмәгән ћәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаћы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаћыга хѳрмәт ћәм мәњгелек хакимлек булсын! Амин.

[17] Бу дѳньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр ћәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану ѳчен безгә ћәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаћыга ѳмет багласыннар.

[18] Аларга яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай ћәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир.

[19] Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү ѳчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар.

[20] Әй, Тимуте! Үзењә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган ћәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор.

[21] Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр. Мәрхәмәт сезнењ белән булсын.

Паулдан Тимутегә Беренче Хат — Chapters