Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:39

[1] Коткаручыбыз Аллаћы ћәм ѳметебез Мәсих Гайсәнењ әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан

[2] имандагы үз улым Тимутегә: Ата Аллаћы вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын.

[3] Македуния ѳлкәсенә китеп барышлый ук, мин синнән Эфестә калуыњны үтенгән күк, синењ хәзер дә анда булуыњны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка ѳйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш.

[4] Аларга риваятьләргә ћәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра ћәм Аллаћы ниятенењ алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаћы нияте иман аркылы эш итә.

[5] Бу әмернењ максаты исә – саф йѳрәктән ћәм саф вѳҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт.

[6] Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сѳйләүләрен ћәм нәрсә раслауларын ањламаган хәлдә, канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сѳйләүгә борылдылар.

[8] Ә без беләбез: әгәр канун дѳрес кулланылса, ул яхшы.

[9] Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар ћәм буйсынмаучылар, имансызлар ћәм гѳнаћлылар, Аллаћыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр ћәм кеше үтерүчеләр ѳчен,

[10] фәхешләр, ирләр белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаћитләр ћәм аек тәгълиматка каршы килгән башка барлык нәрсәләр ѳчен чыгарылган.

[11] Миња ышанып тапшырылган мѳбарәк Аллаћыныњ даны турындагы Яхшы хәбәрдә шулай ѳйрәтелә.

[12] Миња кѳч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенењ хезмәтенә билгеләде;

[13] элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче ћәм дорфа булсам да, Аллаћы миња шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем.

[14] Раббыбызныњ мәрхәмәте исә миња, артыгы белән, Мәсих Гайсәгә иман итү ћәм Аныњ мәхәббәте белән бергә бирелде.

[15] Мәсих Гайсә дѳньяга гѳнаћлыларны коткару ѳчен килде дигән сүз хак ћәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гѳнаћлылар арасында ињ начары – мин.

[16] Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәњгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү ѳчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә – гѳнаћлыларныњ ињ начарында күрсәтсен дип, Аллаћы миња рәхим-шәфкать белдерде.

[17] Мәњгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаћыга мәњге-мәњгегә хѳрмәт ћәм дан! Амин.

[18] Тимуте улым, синењ хакта элек сѳйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиња ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кѳрәш.

[19] Иман ћәм саф вѳҗданыњны сакла. Кайберәүләр исә, аны кире кагып, иманнарын ћәлакәткә дучар иттеләр:

[20] Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, мин аларны, кѳфер сүзләр сѳйләмәскә ѳйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.

Паулдан Тимутегә Беренче Хат — Chapters