[1] Шулай итеп, ињ элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык ћәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр, патшалар ћәм дәүләт башлыклары ѳчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шѳкер итегез.
[3] Бу – Коткаручыбыз Аллаћы алдында яхшы ћәм мәгъкуль.
[4] Ул барлык кешеләрнењ котылуын ћәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели.
[5] Чѳнки Аллаћы бер, ћәм Аллаћы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моња үз вакытында шаћитлек бирелде.
[7] Мәсих Гайсә турындагы бу хәбәрне тарату ѳчен мин вәгазьче ћәм рәсүл итеп, яћүд булмаганнарга иман ћәм хакыйкать ѳйрәтүче итеп куелдым. Мин дѳресен сѳйлим, ялганламыйм.
[8] Инде шуны телим: ир-атлар ћәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар.
[9] Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен үрү, алтын яки энҗеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык ћәм әхлаклылык белән,
[10] үзләрен Аллаћыга табынучы хатын-кызларга хас булган игелекле эшләр белән бизәсеннәр.
[11] Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына ѳйрәнсен.
[12] Хатын-кызга исә ир-атны ѳйрәтергә, аныњ ѳстеннән баш булырга рѳхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын.
[13] Чѳнки башта Адәм, аннан соњ Хаува яратылган;
[14] ћәм Адәм алданмаган, бәлки хатын-кыз, алданып, гѳнаћка тѳшкән.
[15] Әмма әхлакый сафлык белән иман, мәхәббәт ћәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп котылачак.