Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:27

[1] Рух исә ачык әйтә: соњгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга ћәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.

[2] Шундый ѳйрәтүләр вѳҗданнары тою сәләтен югалткан ялган сѳйләүчеләрнењ икейѳзлелеге аша килер.

[3] Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, ћәм Аллаћы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шѳкер итеп кабул итсеннәр ѳчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар.

[4] Әмма Аллаћы булдырган ћәрнәрсә яхшы ћәм шѳкер итеп кабул ителсә, ћичнәрсә кире кагылмаска тиеш,

[5] чѳнки ул Аллаћы сүзе ћәм дога белән изге ителә.

[6] Иман сүзләре ћәм ћәрвакыт үзењ ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, боларны имандашларга ѳйрәтсәњ, Мәсих Гайсәнењ яхшы хезмәтчесе булырсыњ.

[7] Имансыз ћәм юк-бар риваятьләрне исә кире как, ә үзењне диндарлыкка күнектер.

[8] Чѳнки тән күнекмәсенењ файдасы аз, ә инде диндарлык ћәрнәрсәгә файдалы, чѳнки ул хәзерге ћәм киләчәк тормышны вәгъдә итә.

[9] Бу сүзләр хак ћәм тулысынча кабул итүгә лаеклы.

[10] Бу тормышка ирешү ѳчен без авыр хезмәт башкарабыз ћәм ашкынабыз, чѳнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаћыга ѳмет баглыйбыз.

[11] Бу әмерләрне башкаларга тапшыр ћәм ѳйрәт.

[12] Синењ яшьлегењә ћичкем түбәнсетеп карамасын, ләкин сѳйләмдә, үз-үзењне тотышыњда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул.

[13] Мин килгәнгә кадәр Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сѳйләү ћәм ѳйрәтү белән мәшгуль бул.

[14] Өлкәннәр сиња кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма.

[15] Алга китешењ ћәркемгә ачык күренсен ѳчен, шулар белән шѳгыльлән, үзењне шуларга багышла.

[16] Үз-үзењне ћәм ѳйрәткән тәгълиматыњны күзәтеп тор ћәм, нык торып, моны башкаруыњны дәвам ит. Чѳнки шулай эшләсәњ, үзењне дә, тыњлаучыларыњны да коткарырсыњ.

Паулдан Тимутегә Беренче Хат — Chapters