Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:08

[1] Мәсих Гайсәдә булган тормыш турындагы вәгъдәне игълан итәргә җибәрелгән, Аллаћы ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнењ рәсүле Паулдан

[2] сѳекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаћыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиња мәрхәмәт, шәфкать ћәм иминлек булсын.

[3] Кѳндез ћәм тѳнлә даими рәвештә догаларымда сине искә тѳшергәндә, мин дә, әби-бабаларым кебек, саф вѳҗдан белән үзем хезмәт итә торган Аллаћыга рәхмәт белдерәм.

[4] Синењ күз яшьләрењне истә тотып, күњелемне шатлыкка тутырыр ѳчен, сине бик күрәсем килә.

[5] Башта Лоис әбиењдә, аннары әниењ Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманыњ турында искә тѳшерәм. Һәм ул синдә дә бар дип инанам.

[6] Шул сәбәптән хәтерењә тѳшерәм: кулларымны ѳстењә куеп алу аша сиња Аллаћы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер.

[7] Чѳнки Аллаћы безгә курку рухын түгел, бәлки кѳч, мәхәббәт ћәм аек фикер йѳртү рухын биргән.

[8] Шулай итеп, Раббыбыз турында шаћитлек бирүдән, Аныњ хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаћы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик.

[9] Аллаћы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенењ нияте ћәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән,

[10] хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнењ килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган ћәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән.

[11] Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл ћәм ѳйрәтүче итеп билгеләп куелган.

[12] Мин шуныњ ѳчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чѳнки Кемгә ышануымны беләм, ћәм миња ышанып тапшырылганны Аныњ соњгы кѳнгә кадәр саклый алачагына инанам.

[13] Мәсих Гайсәгә иман итеп ћәм Аныњ мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дѳрес сүзләрне үрнәк итеп тот.

[14] Сиња ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.

[15] Син беләсењ, Асия ѳлкәсендәгеләрнењ барысы да мине ташлап киттеләр: Фүгел ћәм Һермогенис та алар арасында.

[16] Раббы Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен, чѳнки ул күп тапкырлар минем күњелемне күтәрде ћәм тѳрмәдә утыруымнан оялмады.

[17] Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән ћәм эзләп тапкан.

[18] Соњгы кѳндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аныњ миња тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсењ.

Паулдан Тимутегә Икенче Хат — Chapters