[1] Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенењ җитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели, дигән сүзләр хак.
[2] Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынныњ ире, тотнаклы, тѳпле, әдәпле, кунакчыл, ѳйрәтергә сәләтле булырга,
[3] эчкече, сугыш чукмары түгел, бәлки йомшак күњелле, татулык сѳюче, байлык җыярга яратмаучы булырга,
[4] үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бѳтен хѳрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш.
[5] Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаћы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соњ?
[6] Тәкәбберләнеп, иблис тѳшкән хѳкемгә тѳшмәс ѳчен, әле генә иман китергән булырга тиеш түгел.
[7] Шелтәгә ћәм иблис тозагына тѳшмәс ѳчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.
[8] Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейѳзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска,
[9] иманыбызныњ серен саф вѳҗдан белән саклаучы, ихтирамга лаек булырга тиеш.
[10] Шулай итеп, аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булсалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр.
[11] Шулай ук хатын-кызлар да, гайбәтче булмыйча, аек, ћәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.
[12] Бердәмлек ярдәмчесенењ бер генә хатыны булырга тиеш, ул үз балаларын тәрбияли ћәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш.
[13] Үз хезмәтләрен яхшы үтәүчеләр башка иман итүчеләр тарафыннан ихтирам казаналар ћәм Мәсих Гайсәгә иманда үтә кыюлыкка ирешәләр.
[14] Мин моны тиздән синењ янга килеремә ѳметләнеп язам.
[15] Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкатьнењ терәге ћәм нигезе булган тере Аллаћы бердәмлегендә, димәк, Аллаћы йортында син нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.
[16] Иман серенењ бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты.