Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:00

[1] Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, бәлки атањны үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны, кардәшләрењне үгетләгән кебек,

[2] ѳлкән хатыннарны, анањны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләрењне үгетләгән кебек үгетлә.

[3] Чыннан да ялгыз булган тол хатыннарга хѳрмәт күрсәт.

[4] Ә тол хатынныњ балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары ћәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә ѳйрәнсеннәр, чѳнки Аллаћы шуны тели.

[5] Ә чыннан да тол ћәм ялгыз хатын Аллаћыга ѳмет баглый ћәм, Аллаћыга ялварып, кѳне-тѳне дога кыла.

[6] Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, ул инде үле.

[7] Кимчелексез булсыннар ѳчен, бу турыда кешеләрнењ күњеленә сењдер.

[8] Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән ћәм имансыздан да яманрак була.

[9] Бер ирнењ генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенењ игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларыныњ аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән ћәм үзен ћәртѳрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларныњ бердәмлектәге исемлегенә кертелсен.

[11] Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чѳнки алар, җенси теләккә бирелеп, тагын никахка керергә телиләр

[12] ћәм, шулай итеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар ћәм үзләрен хѳкемгә дучар итәләр.

[13] Шуныњ ѳстенә алар, ѳйдән-ѳйгә йѳреп, эшлексез булырга күнегәләр ћәм эшсез йѳреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сѳйләп, гайбәт саталар ћәм кеше эшенә тыкшыналар.

[14] Шуња күрә, мин шуны телим: яманатын сатар ѳчен дошманнарга ћичнинди сәбәп бирмәс ѳчен, яшь тол хатыннар никахка керсеннәр, балалар тудырсыннар, йорт-җирне карасыннар.

[15] Инде кайберәүләр, дѳрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит.

[16] Әгәр ниндидер иман итүче хатынныњ гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар ѳчен мәшәкатьләнмәсен ћәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын ѳчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш.

[17] Яхшы җитәкчелек итүче ѳлкәннәр, бигрәк тә Аллаћы сүзен белдерүдә ћәм ѳйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар, ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар.

[18] Чѳнки Изге язма болай ди: «ашлык сугучы үгезнењ авызын томалама» ћәм «эшче хезмәт хакына лаек».

[19] Өлкәнгә каршы шикаятьне ике яки ѳч шаћит белән булганда гына кабул ит.

[20] Башкаларда да курку тусын ѳчен, гѳнаћ кылучыларны барысы алдында фаш ит.

[21] Аллаћы, Мәсих Гайсә ћәм сайланган фәрештәләр алдында мин сиња кушам: бу кагыйдәләрне алдан ук тискәре карашта торып ћәм берьяклылык күрсәтеп кулланма.

[22] Хезмәткә сайлау билгесе итеп, ћичкем ѳстенә ашыгычлык белән кулларыњны куйма ћәм башкаларныњ гѳнаћларына катнашма; үзењне саф тот.

[23] Бүтән коры су гына эчмә, карыныњ ѳчен, еш авырмас ѳчен бераз шәраб та эч.

[24] Инде кайбер кешеләрнењ гѳнаћлары билгеле ћәм турыдан-туры хѳкемгә илтәләр, ә кайберләренењ гѳнаћлары исә соњрак ачылыр.

[25] Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшеренеп калу мѳмкин түгел.

Паулдан Тимутегә Беренче Хат — Chapters