Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:36

[1] Әйтелгәннәргә ѳстәп, сездән сорыйбыз, туганнар, безнењ ѳчен дога кылыгыз: сездәге кебек, башка җирләрдә дә Раббыныњ сүзе тиз таралсын ћәм ихтирам ителсен.

[2] Шулай ук бозык ћәм явыз кешеләрдән арынсак иде, чѳнки бар кешеләр дә иман итмиләр бит.

[3] Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр ћәм явыздан саклар.

[4] Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга ћәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил.

[5] Раббы сезнењ йѳрәкләрегезне Аллаћыныњ мәхәббәтенә ћәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.

[6] Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз.

[7] Безнењ үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнењ арагызда яшәгәндә ялкауланмадык.

[8] Беркемнењ дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне тырышып эшләдек.

[9] Сорарга хакыбыз булмаган ѳчен түгел, ә сез ияреп эшләсен ѳчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек.

[10] Яныгызда булганда без сезгә: «Кем эшләми, шул ашамый», – дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек.

[11] Без сезгә бу турыда язабыз, чѳнки кайберләрегезнењ ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнењ хезмәтләренә керүләре турында ишеттек.

[12] Андый кешеләргә Раббы Гайсә Мәсихнењ исеме белән әмер итәбез ћәм ѳндибез: үз ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар.

[13] Ә сез, имандаш туганнар, яхшылык эшләргә арымагыз.

[14] Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыњламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез ћәм, аныњ ояты килсен ѳчен, аныњ белән аралашмагыз.

[15] Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә туганга караган кебек итеп үгетләгез.

[16] Тынычлык чыганагы Раббы Үзе сезгә ћәрвакыт ћәм ћәр эштә иминлек бирсен. Раббы барыгыз белән дә булсын.

[17] Мин, Паул, үз кулым белән сәламләү сүзләрен язам. Бу сүзләр ћәр хатымныњ миннән икәнен күрсәтә. Мин шулай язам.

[18] Барыгыз белән дә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте булсын!

Паулдан Тессалуникәлеләргә Икенче Хат — Chapters