Skip to content
Opens in a new window

[1] Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Сераяһ, Ригълая, Мәрдәкәй, Билшан, Миспар, Бигвәй, Рәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:

[3] Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше;

[4] Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше;

[5] Арах нәселеннән – җиде йөз җитмеш биш кеше;

[6] Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унике кеше;

[7] Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше;

[8] Затту нәселеннән – тугыз йөз кырык биш кеше;

[9] Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше;

[10] Бани нәселеннән – алты йөз кырык ике кеше;

[11] Бебай нәселеннән – алты йөз егерме өч кеше;

[12] Әзгәд нәселеннән – мең ике йөз егерме ике кеше;

[13] Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш алты кеше;

[14] Бигвәй нәселеннән – ике мең илле алты кеше;

[15] Әдин нәселеннән – дүрт йөз илле дүрт кеше;

[16] Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше;

[17] Бесай нәселеннән – өч йөз егерме өч кеше;

[18] Йора нәселеннән – йөз унике кеше;

[19] Хашум нәселеннән – ике йөз егерме өч кеше;

[20] Гиббар нәселеннән – туксан биш кеше;

[21] чыгышы белән Бәйт-Лехемнән булганнар – йөз егерме өч кеше;

[22] чыгышы белән Нетофадан булганнар – илле алты кеше;

[23] чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше;

[24] чыгышы белән Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше;

[25] чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше;

[26] чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше;

[27] чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше;

[28] чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – ике йөз егерме өч кеше;

[29] чыгышы белән Нәбудан булганнар – илле ике кеше;

[30] чыгышы белән Мәгбиштән булганнар – йөз илле алты кеше;

[31] чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше;

[32] чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше;

[33] чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме биш кеше;

[34] чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше;

[35] чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең алты йөз утыз кеше.

[36] Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше;

[37] Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше;

[38] Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше;

[39] Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.

[40] Левиләр: Ешуа һәм Кадмиел нәселеннән (Һодавия токымыннан) – җитмеш дүрт кеше.

[41] Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз егерме сигез кеше.

[42] Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – барысы йөз утыз тугыз кеше.

[43] Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе,

[44] Кыйрос нәселе, Сыйгаһа нәселе, Падон нәселе,

[45] Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Гаккуб нәселе,

[46] Хәгәб нәселе, Шалмай нәселе, Ханан нәселе,

[47] Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе, Реһая нәселе,

[48] Рәсин нәселе, Ныкода нәселе, Гәззәм нәселе,

[49] Узза нәселе, Пасеах нәселе, Бесай нәселе,

[50] Асна нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпусим нәселе,

[51] Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе,

[52] Баслут нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе,

[53] Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе,

[54] Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.

[55] Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перуда нәселе,

[56] Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе,

[57] Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Ами нәселе.

[58] Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.

[59] Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.

[61] Руханилар нәселеннән: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары.

[62] Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар.

[63] Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.

[64] Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде.

[65] Алардан тыш, ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз җырчы ир вә хатын-кыз,

[66] шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр,

[67] дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.

[68] Иерусалимдәге Раббы йортына килгәч, кайбер ыруг башлыклары, аның элекке нигезен торгызу өчен, ихтыяри иганә бирделәр.

[69] Алар, нинди мөлкәткә ия булуларына карап, бу эшне башкару өчен, хәзинәгә алтмыш бер мең дарик алтын, биш мең мина көмеш вә йөз руханины киендерерлек кием бирделәр.

[70] Шулай итеп, руханилар, левиләр, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә барлык исраилиләр үз шәһәрләрендә яши башлады.

Эзра — Chapters