[1] Байтак еллар узганнан соң, Фарсы патшасы Артахшаста патшалык иткән чорда, Бабилдән Эзра исемле кеше кайта. Аның нәсел шәҗәрәсе мондыйдыр: Эзра – Сераяһ углы, Сераяһ – Азария, Азария – Хилкыйя, Хилкыйя – Шаллум, Шаллум – Садыйк, Садыйк – Әхитүб, Әхитүб – Амария, Амария – Азария, Азария – Мәрают, Мәрают – Зерахия, Зерахия – Уззи, Уззи – Вуккый, Вуккый – Абишуа, Абишуа – Пинхәс, Пинхәс – Элгазар, Элгазар – баш рухани Һарун углы иде. Эзра – Исраил халкының Раббы Алласы Мусага биргән Канунны яхшы белүче кәтип иде. Раббы Алласы аның юлдашы булганга, Эзраның һәр теләген патша үти иде.
[7] Артахшаста хакимлегенең җиденче елында Эзра белән бергә кайбер Исраил угыллары, руханилар, левиләр, җырчылар, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре Иерусалимгә кайтырга чыктылар.
[8] Артахшаста патша хакимлегенең җиденче елында, бишенче айда Эзра Иерусалимгә килеп җитте.
[9] Бабилдән Эзра беренче айның беренче көнендә юлга чыккан иде. Иерусалимгә ул Алласының фатихасы белән бишенче айның беренче көнендә килеп җитте.
[10] Эзра үзенең күңелен Раббы канунын үзләштерүгә һәм үтәүгә, шул кагыйдә-карарларны Исраил халкына өйрәтүгә салды.
[11] Исраил халкына Раббы биргән боерыкларны вә канун-кагыйдәләрне өйрәтүче рухани, кәтип Эзрага Артахшаста патша тапшырган хатның эчтәлеге менә мондый:
[12] Патшалар патшасы Артахшастадан Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзрага сәламнәр булсын!
[13] Боерам ки, патшалыгымда яшәгән Исраил халкыннан, руханилардан вә левиләрдән Иерусалимгә барырга теләгән һәркем синең белән барсын.
[14] Патша һәм аның җиде киңәшчесе исеменнән син үз Аллаң кануннарының Яһүдә вә Иерусалимдә ничек үтәлүен ачыкларга
[15] һәм дә торагы Иерусалимдә булган Исраил Алласына патша белән аның киңәшчеләре корбан итеп биргән алтын-көмешне илтергә барасың.
[16] Син бөтен Бабил өлкәсеннән җыйган алтын-көмешне, шулай ук исраилиләр белән руханилар Иерусалимдәге үзләренең Алласы йортына корбан итеп биргәнне дә илтерсең.
[17] Шул акчага беренче чиратта үгезләр, сарык тәкәләре вә бәрәннәре, икмәк вә эчемлек сатып алып, Иерусалимдәге Аллагыз йортының мәзбәхендә корбан итеп китерерсең.
[18] Калган алтын-көмешне, Аллагыз ихтыяры буенча, үзең вә кардәшләрең кирәк дип тапканча тотарсыз.
[19] Аллагыз йортында хезмәт башкарыр өчен сиңа бирелгән савытларның һәммәсен Иерусалим Алласына илтеп куярсың.
[20] Раббы йорты өчен кирәк булган башка нәрсәләрне патша хәзинәсеннән алырсың.
[21] Мин, Артахшаста патша, болай дип боерам: Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзра ни сораса, Елга аръягының барлык хәзинә сакчылары аңа һәммәсен бирергә тиеш.
[22] Йөз талантка кадәр көмеш, йөз корга кадәр бодай, йөз батка кадәр шәраб, йөз батка кадәр зәйтүн мае һәм чикләнмәгән күләмдә тоз бирелсен.
[23] Күкләр Алласы Үз йорты өчен нәрсә боерса, һәммәсе дә җиренә җиткереп үтәлергә тиеш – патша мәмләкәтенә һәм аның угылларына Аллаһының ачуы чыкмасын.
[24] Шуны да белеп торыгыз: Аллаһы йортындагы руханилардан, левиләрдән, җырчылардан, капка сакчыларыннан, хезмәтчеләрдән бернинди ясак, салым, юл салымы алынмасын.
[25] Ә син, Эзра, Аллаң сиңа биргән акыл буенча, Елга аръягындагы өлкәдә яшәүче, Аллаң канунын белүче һәммә кешенең дәгъвасын тикшерсен өчен җитәкчеләр вә хөкемчеләр билгелә; ә Аллаң канунын белмәүчеләргә канунны өйрәтегез.
[26] Синең Аллаңның һәм патшаның канунын үтәмәгән һәркемгә, әлбәттә, җәза бирелсен: ул адәм үлемгә хөкем ителсен яки илдән сөрелсен, йә булмаса мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителсен яки төрмәгә ябылсын.
[27] Патша күңеленә Иерусалимдәге Раббы йортына хөрмәт күрсәтү теләге салган Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына мактау-шөкерләр яусын!
[28] Патшаны, аның киңәшчеләрен вә абруйлы түрәләрен Ул миңа мәрхәмәтле итте. Раббы Алламның ярдәмен тоеп, Исраил башлыкларын мин, алар да минем белән кайтсыннар дип, бергә җыярга тәвәккәлләдем.