[1] Яһүдә белән Беньямин ыругының дошманнары, сөргеннән кайткан халыкның Раббыга, Исраил Алласына, йорт салуын ишетеп,
[2] Зеруббабел һәм ыруг башлыклары янына килделәр дә: – Әйдәгез, без дә сезнең белән бергә йорт төзик, чөнки без дә сезнең Аллагызга табынабыз һәм Ашшур патшасы Эсар-Хаддон безне монда күчергәннән бирле Аңа корбаннар китерәбез, – диделәр.
[3] Ләкин Зеруббабел вә Ешуа, Исраилдәге нәсел башлыкларының бүтәннәре дә аларга болай дип җавап бирде: – Аллабызга йортны сез безнең белән бергә салмаячаксыз! Фарсы патшасы Кир боерганча, Исраилнең Раббы Алласына йортны үзебез генә корачакбыз.
[4] Шуннан соң җирле халык, яһүдиләрне йорт салу ниятеннән кайтармакчы булып, аларны куркытырга, төзелеш эшләрен туктатырга тырышты,
[5] аларга каршы көрәшер өчен, киңәшчеләр яллады. Шушы хәл Фарсы патшасы Кир дөнья куеп, тәхеткә Дәрәвеш патша утырганчы дәвам итте.
[6] Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
[7] Соңрак, Фарсы илендә Артахшаста патша хакимлек иткән көннәрдә дә, Бишлам, Митредат, Табеил һәм аларның иярченнәре Фарсы патшасы Артахшастага бер хат яздылар. Әлеге хат, арамей телендә язылып, тәрҗемә ителгән иде.
[8] Өлкә идарәчесе Рәхум белән кәтип Шимшай Иерусалимгә каршы Артахшаста патшага бер хат язып җибәрделәр. Хатта болай диелгән иде:
[9] Өлкә идарәчесе Рәхум, кәтип Шимшай һәм аларның хезмәттәшләре – хөкемчеләр, башлыклар, түрәләр; шулай ук фарсылар, әреклеләр, бабиллеләр, Шушаннан килгән Элам халкы,
[10] бөек вә шөһрәтле Оснаппар тарафыннан Самарея шәһәрләренә һәм Елга аръягындагы башка шәһәрләргә куылган халыклар хат яза.
[11] Артахшаста патшага җиткерелгән хатның күчермәсе: Патша Артахшастага Елга аръягында яшәүче колларыннан.
[12] Патшага мәгълүм булсын ки, Синең илеңнән безнең тарафка, Иерусалимгә килеп урнашкан яһүдиләр шул фетнәчел, юньсез шәһәрне яңадан кора башладылар, инде нигезләрен ныгытып, диварларын төзеп яталар.
[13] И патшабыз, хәбәрдар бул: бу шәһәрне яңадан салып, диварларын торгызсалар, яһүдиләр ясак та, салым да, юл салымы да түләмәячәкләр, шул рәвешле патша казнасына зыян киләчәк.
[14] Патшага бурычлы булганга, аңа зыян килүен теләмибез, шуңа күрә хәбәребезне юллыйбыз:
[15] ата-бабаларыңның елъязма китапларын карап чыксыннар. Шул китаплардан укып, син әлеге шәһәрнең фетнәчел һәм патшалар белән өлкә түрәләренә бәла китерә торган шәһәр булуын күрерсең. Анда элек-электән гаугалар чыгып торганын, аның шул сәбәпле җимерелгәнен күрерсең.
[16] И патшабыз, сиңа белдерәбез: бу шәһәр төзелеп бетсә, диварлары күтәрелсә, Елга аръягында хакимлек итә алмаячаксың.
[17] Патша мондый җавап бирде: Өлкә идарәчесе Рәхум һәм кәтип Шимшайга, аларның Самареядә вә Елга аръягындагы шәһәрләрдә яшәүче хезмәттәшләренә сәламнәр!
[18] Менә, сез җибәргән хат, тәрҗемә ителеп, миңа укылды.
[19] Мин әмер биреп тикшерүләр үткәргәннән соң, шул ачыкланды: бу шәһәр, чынлап та, элек-электән патшаларга каршы чыккан, анда төрле фетнәләр, чуалышлар булып торган икән.
[20] Иерусалимдә бөтен Елга аръягын биләп торучы кодрәтле патшалар булган, аларга ясак, салым, юл салымы түләп торганнар икән.
[21] Шулай итеп, әмер бирегез: кешеләр эшне туктатсын. Миннән әмер булмый торып, шәһәр корылмасын.
[22] Карагыз аны, минем боерык җиренә җиткереп үтәлсен! Патшаларга зыян китерерлек нәрсәне арттыруга нигә юл куярга?!
[23] Артахшаста патшадан килгән шушы хатны Рәхумга һәм кәтип Шимшайга, аларның хезмәттәшләренә укыганнан соң, алар, кичекмәстән яһүдиләр янына Иерусалимгә барып, аларны эшләреннән туктарга мәҗбүр иттеләр.
[24] Шулай итеп, Иерусалимдә Аллаһы йортындагы эшләр туктатылып, Фарсы патшасы Дәрәвеш хакимлегенең икенче елына кадәр һичнинди эш башкарылмады.