[1] Ул вакытларда Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәрия пәйгамбәр Яһүдә вә Иерусалимдә яшәүче яһүдиләргә Исраил Алласы сүзләрен җиткерә тордылар;
[2] һәм Шеһалтиел углы Зеруббабел белән Йосадак углы Ешуа Аллаһының Иерусалимдәге йортын яңадан төзергә тотындылар. Аллаһының пәйгамбәрләре аларга ярдәм иттеләр.
[3] Шунда алар янына Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре килделәр дә: – Бу йортны төзергә һәм аның диварларын күтәрергә кем рөхсәт итте сезгә? – дип,
[4] төзүчеләрнең исемнәрен сорадылар.
[5] Әмма Яһүдә өлкәннәрен Аллаһы Үзе күзәтеп тора иде, шуңа күрә бу турыдагы хәбәр Дәрәвеш патшага барып ирешкәнче, һәм аңардан әмер килеп җиткәнче, яһүдиләрне эштән туктатучы булмады.
[6] Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның дуслары – Елга аръягының өлкә түрәләре – Дәрәвеш патшага җибәргән хатта,
[7] аңа юллаган хәбәрдә болай дип язылган иде: Дәрәвеш патшага тынычлык-иминлек телибез!
[8] Патшага мәгълүм булсын ки, без Яһүдә өлкәсенә, бөек Аллаһы йорты янына барган идек. Ул йорт зур ташлардан салына, диварларына агач борыслар куеп калдырыла. Эшләр зур җитезлек белән һәм уңышлы бара.
[9] Без аларның башлыкларыннан: «Бу йортны салырга, диварларын корырга сезгә кем рөхсәт бирде?» – дип сорадык.
[10] Моңардан тыш, әле без, сиңа хәбәр итәр өчен, аларның исемнәрен белештек.
[11] Алар безгә болай дип җавап кайтардылар: «Без, Күк вә Җир Алласының коллары, моннан күп еллар элек салынган йортны торгызабыз – аны Исраилнең бөек патшасы төзегән булган.
[12] Әмма безнең ата-бабаларыбыз Күк Алласының ачуын чыгарган өчен, Ул аларны Бабил патшасы – килдани Нәбухаднессар кулына тапшырган. Нәбухаднессар йортны җимергән, халыкны исә Бабилгә сөргән.
[13] Ә Бабил патшасы Кир тәхеткә утыруының беренче елында Аллаһы йортын яңадан төзергә рөхсәт бирде
[14] һәм, Иерусалимдәге Аллаһы йортыннан Нәбухаднессар алып киткән алтын-көмеш савытларны Бабил илаһлары йортыннан чыгарып, өлкә башлыгы итеп үзе билгеләгән Шешбасарга тапшырды
[15] һәм әйтте: „Бу савытларны ал да Иерусалимдәге Йортка илтеп тапшыр. Аллаһы йорты әүвәлге урынында салынсын“.
[16] Шешбасар, килеп, Иерусалимдәге Аллаһы йортының нигезен салды, шуннан бирле бу йорт төзелә бирә, әмма әлегә төзелеш бетмәде».
[17] Димәк ки, әгәр дә патшага кирәк булса, патшаның китаплар саклана торган йортында, Бабилдә эзләп карасыннар: Кир патша Аллаһы йортын Иерусалимдә салырга рөхсәт бирде микән? Син, патша, бу эшкә карата нинди карар кабул итүеңне безгә җиткерсәң иде.