[1] Артахшаста патшалык иткән чорда минем белән бергә Бабилдән киткән нәсел башлыклары һәм аларның токымы түбәндәгеләр:
[2] Пинхәс нәселеннән – Гершом; Итамар нәселеннән – Даниил; Давыт нәселеннән – Шекания углы Хаттуш;
[3] Паргош нәселеннән – Зәкәрия һәм аның белән бергә шәҗәрә исемлеге буенча йөз илле ир-ат;
[4] Пахат-Мәаб нәселеннән – Зерахия углы Эльеһогынай һәм аның белән бергә ике йөз ир-ат;
[5] Затту нәселеннән – Яхәзиел углы Шекания һәм аның белән бергә өч йөз ир-ат;
[6] Әдин нәселеннән – Йонатан углы Эбед һәм аның белән бергә илле ир-ат;
[7] Элам нәселеннән – Аталия углы Ишагыйя һәм аның белән бергә җитмеш ир-ат;
[8] Шефатия нәселеннән – Микәил углы Зәбәдия һәм аның белән бергә сиксән ир-ат;
[9] Йоав нәселеннән – Ехиел углы Убадия һәм аның белән бергә ике йөз унсигез ир-ат;
[10] Бани нәселеннән – Йосыпия углы Шеломит һәм аның белән бергә йөз алтмыш ир-ат;
[11] Бебай нәселеннән – Бебай углы Зәкәрия һәм аның белән бергә егерме сигез ир-ат;
[12] Әзгәд нәселеннән – Һаккатан углы Йоханан һәм аның белән бергә йөз ун ир-ат;
[13] Адоникам нәселеннән (соңрак кайтканнары) – Элифелет, Егыил, Шәмәгыйя һәм алар белән бергә алтмыш ир-ат;
[14] Бигвәй нәселеннән – Утай, Забуд һәм алар белән бергә җитмеш ир-ат.
[15] Мин аларны Аһавага коючы елга буена җыйдым, без анда өч көн тордык, халыкны вә руханиларны карап чыктым, ләкин анда Леви ыругыннан беркемне дә тапмадым.
[16] Шуннан соң мин, башлыклардан Элигызырны, Ариилне, Шәмәгыйяне, Элнатанны, Ярибне, Элнатанны, Натанны, Зәкәрияне, Мешулламны, остазлардан Йоярибне вә Элнатанны чакыртып, кеше юлладым.
[17] Әлеге йомышчыларны мин Кәсипә төбәгенең башлыгы Идду янына җибәрдем һәм, Аллабыз йортына хезмәтчеләр алып килегез, дип Иддуга һәм аның кардәшләренә – Кәсипә төбәгендә яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләренә әйтергә куштым.
[18] Аллабыз ярдәме белән алар Исраил углы Леви ыругыннан Махлинең нәсел варисы – акыллы вә зирәк ир Шәрәбия белән бергә аның угылларыннан һәм ир туганнарыннан унсигез кешене,
[19] шулай ук Хәшәбияне, аның белән бергә Мерари нәселеннән Ишагыйяне һәм аның ир туганнарыннан вә угылларыннан егерме кешене,
[20] кайчандыр Давыт патша һәм аның түрәләре левиләргә ярдәм күрсәтергә билгеләгән хезмәтчеләрдән тагын ике йөз егерме кешене алып килделәр. Алар һәммәсе, исемнәре күрсәтелеп, аерым-аерым теркәлде.
[21] Шунда мин: «Безнең үзебезне, балаларыбызны, мал-мөлкәтебезне сәфәрдә сакла», – дип сорар өчен, Аллабыз алдында буйсынуыбызны күрсәтеп, Аһава елгасы буенда ураза игълан иттем.
[22] Юлда безне дошманнан саклар өчен патшадан җәяүле вә атлы гаскәриләр сорарга оялдым, чөнки патшага: «Аллабыз Үзенә сыенган һәркемгә игелекле, ә Аны оныткан һәркемгә ачулыдыр!» – дип әйткән идек.
[23] Шулай итеп, без ураза тоттык, Аллабызга ялвардык, һәм Ул ялваруларыбызны ишетте.
[24] Шуннан соң мин баш руханиларга җитәкчелек иткән унике кешене – Шәрәбияне, Хәшәбияне һәм тагын ун кешене аерып алдым да
[25] патша, аның киңәшчеләре, түрәләр һәм Бабилдә яшәүче исраилиләр Аллабыз йортына корбан итеп биргән алтын-көмеш вә савыт-сабаны аларга үлчәп бирдем.
[26] Кулларына үлчәп тапшырганым шулдыр: көмеш – алты йөз илле талант, көмеш савыт-саба – йөз талант, алтын – йөз талант;
[27] алтын җамаяклар – егерме данә, аларның бәһасе мең дарикка тәңгәл; һәм алтын бәһасендә йөргән, ялтырап торган иң яхшы бакырдан ике савыт.
[28] Мин аларга әйттем: – Сез, шушы савытлар кебек, Раббыга багышлангансыз. Алтын белән көмеш – ата-бабаларыгызның Раббы Алласына ихтыяри иганәдер.
[29] Баш руханилар, левиләр һәм Исраилнең нәсел башлыклары күз алдында үлчәп, Исраилдәге Раббы йортының хәзинәсенә тапшырганчы, бу әйберләрне кадерләп саклагыз, – дидем.
[30] Шуннан соң руханилар вә левиләр үлчәнгән көмешне, алтынны вә савыт-сабаны Иерусалимдәге Аллаһы йортына илтү өчен кабул итеп алдылар.
[31] Иерусалимгә без Аһава елгасы буеннан беренче айның уникенче көнендә кузгалып киттек. Аллабызның кулы безне дошманнардан вә юлбасарлардан саклады.
[32] Шулай итеп, Иерусалимгә килеп җиттек. Өч көннән соң
[33] Аллабыз йортына килдек һәм алтын-көмешне, савыт-сабаны, үлчәп, руханилар Урия углы Меремот белән Пинхәс углы Элгазарга һәм левиләрдән Ешуа углы Йозабад белән Биннуй углы Нугадия кулына тапшырдык.
[34] Һәммә нәрсә саналды, үлчәнде, һәм гомуми авырлыгы теркәп куелды.
[35] Сөргеннән кайтканнар Исраил Алласына тулаем яндыру корбаны китерделәр: бөтен Исраил халкы өчен – унике үгез бозау, туксан алты сарык, җитмеш җиде бәрән; гөнаһ йолу өчен – унике кәҗә тәкәсе. Болар һәммәсе Раббыга корбан итеп яндырылды.
[36] Сөргеннән кайткан кешеләр Елга аръягының өлкә башлыкларына вә түрәләренә патша боерыгын да җиткерделәр, һәм тегеләр Исраил халкына вә Аллаһы йортына ярдәм күрсәттеләр.