Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:06

[1] Байлар, сез тыњлагыз! Сезгә якынлашучы бәхетсезлекләр ѳчен ыњгырашып елагыз.

[2] Сезнењ байлыгыгыз череп бетте, киемнәрегезне кѳя ашап бетерде.

[3] Алтын-кѳмешләрегез тутыкты! Бу тутык сезгә каршы дәлил булачак ћәм тәнегезне ут шикелле ашаячак. Байлыкны шушы соњгы кѳннәрдә тупладыгыз.

[4] Кырларыгызда эшләүчеләр сезнењ ѳчен уњыш җыйды, сез исә аларга түләмәдегез. Тыњлагыз – хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларныњ ачы тавышлары Чиксез Кодрәтле Раббыныњ колакларына барып ишетелде.

[5] Җирдә яшәгәндә сез күњелегезне күрдегез. Сезне чалу ѳчен билгеләнгән кѳндә үзегезне симерттегез.

[6] Гаепсезне хѳкем иттегез ћәм үтердегез; ул сезгә каршы килми.

[7] Имандашлар, Раббыныњ килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченењ үз җиреннән кыйммәтле уњыш кѳтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән кѳзге ћәм язгы яњгырлар кѳтә.

[8] Сез дә шулай ук сабыр булыгыз. Күњелегезне ныгытыгыз, чѳнки Раббы киләчәк кѳн якын.

[9] Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, алай эшләсәгез, хѳкем ителерсез. Хаким инде ишек янында тора.

[10] Имандашлар, Раббы исеменнән сѳйләгән пәйгамбәрләрнењ газаплануларыннан ћәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз.

[11] Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнењ сабырлыгы турында ишеттегез ћәм Раббыныњ ахырда аныњ белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы ћәм рәхимле бит.

[12] Ињ элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, я башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаћы хѳкеменә дучар булмас ѳчен, сезнењ «Әйе» – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.

[13] Сезнењ берәрегез газапка дучар була икән, дога кылсын. Кайсыгыз бәхетле, мактау җырлары җырласын.

[14] Кайсыгыз авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге ѳлкәннәрен чакырсын ћәм алар, Раббы исеме белән, ања зәйтүн мае сѳртеп, аныњ ѳчен дога кылсыннар.

[15] Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гѳнаћлар кылган булса, Аллаћы аны гафу итәр.

[16] Шулай итеп, савыгу ѳчен, бер-берегез алдында гѳнаћларыгызны икърар итегез ћәм бер-берегез ѳчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә ћәм кѳчле тәэсиргә ия.

[17] Ильяс безнењ кебек үк кеше булган. Яњгыр яумасын ѳчен, ул тырышлык белән дога кылган ћәм ул җирдә ѳч ел ярым яњгыр яумаган.

[18] Соњыннан ул тагын дога кылган, ћәм күк яњгыр җибәргән, җир уњыш китергән.

[19] Имандашларым, әгәр сезнењ берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,

[20] ул вакытта белегез: гѳнаћлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гѳнаћлыныњ җанын үлемнән коткарыр ћәм күп гѳнаћларныњ кичерелүен тәэмин итәр.

Ягъкубтан Хат — Chapters