Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:28

[1] Арагыздагы низаг ћәм талашлар кайдан килә? Һәрвакыт сездә кѳрәшеп яшәүче кѳчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар?

[2] Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз ћәм кѳрәшәсез. Аллаћыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз.

[3] Сорап та ала алмыйсыз, чѳнки, алган нәрсәләрне, хозурлану ѳчен кулланырга теләп, дѳрес булмаган ниятләр белән сорыйсыз.

[4] Хыянәтчеләр, сез дѳньяны яратуныњ Аллаћы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дѳнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаћыга дошман була.

[5] Яки Изге язмада: «Аллаћы безгә салган рухны кѳнләп, бик нык ашкынып тели», – дип юкка гына әйтелгәнме әллә?

[6] Ләкин Аллаћыныњ бирә торган мәрхәмәте тагын да зуррак. Менә шуња күрә Изге язмада: «Аллаћы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән.

[7] Шуња күрә үзегезне Аллаћыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, ћәм ул сездән качар.

[8] Аллаћыга якын килегез, ћәм Ул да сезгә якынаер. Гѳнаћлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йѳрәкләрегезне сафландырыгыз!

[9] Хәсрәтләнегез, ачыныгыз ћәм ыњгырашыгыз! Сезнењ кѳлүегез кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен.

[10] Раббы алдында баш иегез, ћәм Ул сезне югары күтәрер.

[11] Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. Үзенењ имандашын яманлаучы ћәм хѳкем итүче канунны да яманлый ћәм хѳкем итә. Әгәр син канунны хѳкем итәсењ икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хѳкем итүче хаким.

[12] Бары тик бер генә канун Чыгаручы ћәм Хаким бар. Ул гына коткара ћәм ћәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хѳкем итәргә кем соњ син?

[13] «Бүген яки иртәгә без шундый-шундый шәћәргә китәрбез ћәм анда ел буе торырбыз, сату итәрбез ћәм зур табыш алырбыз», – дип сѳйләүчеләр, хәзер сез тыњлагыз.

[14] Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә соњыннан юкка чыгучы томан кебек.

[15] Аныњ урынына сез: «Әгәр Раббы теләсә, без исән булырбыз ћәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш.

[16] Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез ћәм масаясыз гына. Һәр масаючанлык – начар!

[17] Шулай итеп, кем дә кем дѳресен эшләргә кирәклекне белеп тә, алай эшләми икән, бу вакытта гѳнаћ кылган була.

Ягъкубтан Хат — Chapters