[1] Гайсә Мәсихнењ рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә ћәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам!
[2] Аллаћы Атаныњ алдан белеп торуы буенча, Аныњ Рухыныњ сезне изге итүе аша Гайсә Мәсихкә итагатьле булу ѳчен ћәм ѳстегезгә Аныњ каны сибелү юлы белән чистарыну ѳчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт яусын ћәм иминлегегез артсын!
[3] Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ Аллаћысына ћәм Атасына дан! Ул Үзенењ бѳек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яњадан тудырды ћәм безгә тере ѳмет бирде.
[4] Ул моны күкләрдә сезнењ ѳчен сакланган черемәс, пакь, шињмәс мирасыгыз булсын ѳчен эшләде.
[5] Соњгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу ѳчен Аллаћы сезне иман итүегез аша Үзенењ кодрәте белән саклап тора.
[6] Шуња күрә хәзер кыска вакытлы тѳрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз.
[7] Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт ћәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнењ иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит.
[8] Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Ања иман итәсез ћәм иманыгызныњ максатына, җаныгызныњ котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез ћәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз.
[10] Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар ћәм җентекләп тикшерделәр.
[11] Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнењ газап чигәчәге ћәм соњыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренењ нинди хәлләргә ћәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр.
[12] Күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәр таратучылар, хәзер сезгә игълан иткәннәрне пәйгамбәрләр сѳйләгәндә, аларныњ хезмәте үз файдалары ѳчен түгел, бәлки сезнењ файдага була, дип Аллаћы аларга ачыклап бирде. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында ањларга телиләр.
[13] Шуња күрә, акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча ѳмет баглагыз.
[14] Сүз тыњлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез.
[15] Киресенчә, сезне чакырган Аллаћы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз.
[16] Изге язмада: «Изге булыгыз, чѳнки Мин изге», – дип язылган бит.
[17] Һәркемне эшенә карап, тигез хѳкем Итүчене Ата дип атыйсыз икән, бу дѳньяда гомерегезне курку катыш тирән хѳрмәт белән үткәрегез.
[18] Чѳнки сез беләсез: ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан алтын-кѳмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел,
[19] бәлки гаепсез ћәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнењ кадерле каны белән йолындыгыз.
[20] Мәсих дѳнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнењ ѳчен соњгы вакытта гына ачылды.
[21] Мәсихне үледән терелтеп, Ања дан биргән Аллаћыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз ћәм ѳметегез Аллаћыда була.
[22] Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез ћәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күњелдән яратыгыз!
[23] Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаћыныњ тере ћәм мәњгелек сүзе аша, яњадан тудыгыз бит.
[24] Изге язмада язылганча: «Һәр адәм үлән кебек, Кешенењ ћәртѳрле даны – үлән чәчәге кебек; Үлән кибә, Аныњ чәчәге дә шињә;
[25] Әмма Раббы сүзе мәњге тора». Ул – сезгә игълан ителгән сүз.