Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:27

[1] Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: укытучы буларак, башкаларга караганда без ныграк хѳкем ителербез.

[2] Чѳнки без барыбыз да тѳрлечә абынабыз. Сүздә гѳнаћ кылмый торган кеше – камил, үзенењ бѳтен тәнен тыя белә торган кеше.

[3] Тыњласыннар ѳчен, без атларныњ авызына авызлык кидерәбез ћәм, шулай итеп, аларныњ гәүдәләре белән идарә итә алабыз.

[4] Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да ћәм аларны кѳчле җилләр куып йѳртсә дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр.

[5] Тел дә шулай ук, гәүдәнењ кечкенә генә әгъзасы булса да, бѳек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мѳмкин.

[6] Тел дә – ут. Тәнебезнењ әгъзалары арасында ул – яманлык дѳньясы. Ул бѳтен тәнебезне нәҗесли ћәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Телне исә җәћәннәм уты кабызып җибәрә.

[7] Һәртѳрле хайваннарны, кошларны, сѳйрәлүчеләрне ћәм дињгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала ћәм буйсындырды да.

[8] Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал ћәм үтергеч агулар белән тулы.

[9] Телебез белән Раббы Атабызны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаћыга охшашлы итеп барлыкка китерелгән кешеләрне каргыйбыз.

[10] Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел.

[11] Бер чишмәдән тѳче ћәм тозлы су ага аламы әллә?

[12] Имандашларым, инҗир агачы зәйтүн, ә йѳзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә тѳче су бирә алмый.

[13] Сезнењ арагызда кайсыгыз зирәк ћәм акыллы, ул үзенењ шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен.

[14] Ләкин йѳрәкләрегездә ачы кѳнчелек ћәм үз-үзењне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, ћәм сез хакыйкатькә каршы ялганламассыз.

[15] Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дѳньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә.

[16] Чѳнки кѳнчелек ћәм үз-үзењне генә ярату булган урында тәртипсезлек тә, ћәртѳрле явыз эшләр дә була.

[17] Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыњлаучан, шәфкатьлелек ћәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган ћәм эчкерсез.

[18] Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр ћәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уњыш китерә.

Ягъкубтан Хат — Chapters