Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:40

[1] Имандашларым минем, ињ бѳек Раббыбыз Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, ћәркемгә тигез карагыз.

[2] Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше ћәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди.

[3] Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтсәгез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисәгез,

[4] үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз ћәм, начар фикерләргә таянып, хѳкем итүче хаким кебек буласыз түгелме?

[5] Тыњлагыз, сѳекле имандашларым! Аллаћы иманга бай булырга ћәм Үзен яратучыларга Үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дѳнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме?

[6] Ә сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез! Сезне җәберләүчеләр ћәм хакимнәр алдына сѳйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?

[7] Мәсихнењ яхшы исемен яманлыйлар түгелме алар? Ә Аллаћы сезне бу исем белән атады.

[8] Әгәр сез чыннан да Изге язмада әйтелгән: «Якыныњны үзењне яраткан кебек ярат» дигән Аллаћы Патшалыгы канунын үтисез икән, дѳрес эшлисез.

[9] Ләкин әгәр ћәркемгә дә тигез карамыйсыз икән, сез гѳнаћ кыласыз ћәм канун сезне канун бозучылар дип атап хѳкем итә.

[10] Канунны бѳтен килеш тотучы аныњ бер генә таләбен үтәмәсә дә, тулысынча канунны бозуда гаепле.

[11] Чѳнки «Зина кылма» дип әйткән Аллаћы шулай ук «Үтермә» дип тә әйткән. Һәм шуња күрә дә, әгәр зина кылмасањ, ләкин үтерсәњ, син канунны бозучы буласыњ.

[12] Иреклелек кануны буенча хѳкем ителәсе кеше буларак сѳйлә ћәм гамәл кыл.

[13] Чѳнки рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хѳкем рәхимсез булачак. Рәхимлелек исә хѳкемнән ѳстен тора!

[14] Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы?

[15] Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнењ берәрегез:

[16] «Иминлек белән китегез. Җылыныгыз ћәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда?

[17] Иман белән дә шулай ук. Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле.

[18] Ләкин кемдер: «Синењ иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миња үзењнењ иманыњны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиња үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен!

[19] Син Аллаћыныњ бер булуына ышанасыњ. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моња ышана ћәм калтырап тора.

[20] Әй, син, тѳпсез кеше! Гамәлсез иманныњ файдасыз булуына дәлилләр телисењме?

[21] Әллә атабыз Ибраћим үзенењ улы Исхакны, корбан китерү урынына корбан рәвешендә тәкъдим итеп, эш-гамәлләре белән Аллаћы тарафыннан акланмаганмы?

[22] Күрәсењ ки, аныњ иманы кылган гамәлләре белән бергә барган ћәм шул гамәлләре аркылы иманы камил булган.

[23] Изге язмада язылган: «Ибраћим Аллаћыга ышанды, ћәм моныњ белән Аллаћы тарафыннан хак саналды», – дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаћы дусты» дип аталды.

[24] Кешенењ Аллаћы тарафыннан иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән аклануын күрәсез.

[25] Хәбәрчеләрне сыендырып ћәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, уйнашчы хатын Рәхәб шулай ук кылган гамәленә карап Аллаћы тарафыннан акланды.

[26] Шулай итеп, җансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле.

Ягъкубтан Хат — Chapters