[1] Бу хәлләрнењ кайчан булачагы турында язуыбызныњ кирәге юк, туганнар.
[2] Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк.
[3] Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызныњ бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт ћәлакәт килер, ћәм алар качып котыла алмаслар.
[4] Әгәр сез карањгылыкта булсагыз, ул кѳн сезнењ ѳчен карак кебек кѳтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, карањгылыкта түгел.
[5] Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы ћәм кѳннеке. Без тѳннеке ћәм карањгылыкныкы түгел.
[6] Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу ћәм аек булыйк.
[7] Йокыдагылар тѳнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр тѳнлә эчеп исерәләр.
[8] Ә без, яктылыкныкылар булганга күрә, иманны ћәм мәхәббәтне кѳбә кием итеп, котылуга булган ѳметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.
[9] Чѳнки Аллаћы безне ачуга дучар булу ѳчен түгел, ә Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы котылу кабул итүебез ѳчен билгеләде.
[10] Раббыбыз Гайсә Мәсих, үлем йокысында булсак та, исән булсак та, без Аныњ белән бергә яши алсын дип, безнењ ѳчен үлде.
[11] Шуња күрә хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез ћәм рухи яктан ныгытыгыз.
[12] Имандаш туганнар, арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хѳрмәт итегез.
[13] Хезмәтләре ѳчен аларга карата бик ихтирамлы булыгыз ћәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез.
[14] Без сездән, туганнар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз.
[15] Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә ћәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз.
[16] Һәрвакыт шатланыгыз.
[17] Бертуктаусыз дога кылыгыз.
[18] Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаћыга рәхмәтләр әйтегез, чѳнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаћы шуны тели.
[19] Изге Рухны сүндермәгез.
[20] Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын.
[21] Аллаћыданмы, түгелме икәнен белү ѳчен бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз,
[22] ћәртѳрле явызлыктан читкә китегез.
[23] Аллаћы Үзе, тынычлык чыганагы, сезне бѳтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бѳтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күњелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын.
[24] Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чѳнки Ул тугры.
[25] Имандашлар, безнењ ѳчен дә дога кылыгыз.
[26] Бар имандаш туганнарны изге үбү белән сәламләгез.
[27] Раббыныњ абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандаш туганнарга укыгыз.
[28] Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын.