[1] Паулдан, Силастан ћәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә сәлам.
[2] Сезгә Атабыз Аллаћыдан ћәм Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.
[3] Без ћәрвакыт сезнењ ѳчен Аллаћыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандаш туганнар. Һәм шулай эшләү – дѳрес, чѳнки сезнењ иманыгыз нык үсә, ћәркайсыгызныњ бер-берегезгә карата булган мәхәббәте арта бара.
[4] Шуња күрә, без сез кичерә торган барлык эзәрлекләүләр ћәм газаплар эчендә булган түземлелегегез ћәм иманыгыз белән Аллаћыныњ бердәмлекләре алдында мактанабыз.
[5] Боларныњ барысы да Аллаћы хѳкеменењ гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаћы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаћы Патшалыгы ѳчен инде газап чигәсез.
[6] Сезнењ газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, ћәм безгә тынычлык бүләк итү – Аллаћы алдында гадел.
[7] Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенењ куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаћыны белмәүчеләрне ћәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыњламаучыларны җәзага тартыр.
[9] Аларга җәза мәњгелек ћәлакәт булыр, алар Раббы яныннан ћәм Аныњ кодрәтле шѳћрәтеннән аерып алынырлар.
[10] Ул кѳнне Раббы Үзенењ изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнењ барысыннан да мактау кабул итү ѳчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чѳнки без сѳйләгән хәбәргә ышандыгыз.
[11] Шуња күрә, без ћәрвакыт сезнењ ѳчен дога кылабыз, Аллаћыбыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, ћәр яхшы ниятне ћәм иман эшен Үзенењ кѳче белән тѳгәлләсен, дип сорыйбыз.
[12] Аллаћыныњ ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте буенча Раббыбыз Гайсә Мәсих сездә шулай итеп данланыр ћәм үзегез дә Ањарда данлыклы булырсыз.