[1] Шуња күрә, без бүтән кѳтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык
[2] ћәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын ѳчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнењ Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаћыныњ хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнењ янга җибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез.
[4] Безнењ белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, без бергә булган вакытта әйткән идек ћәм, белгәнегезчә, шулай булды да.
[5] Шуња күрә, мин бүтән кѳтеп тора алмадым, иманыгызныњ ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутене сезнењ янга җибәрдем. Чѳнки, аздыручы сезне коткыга керткән ћәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
[6] Ә хәзер Тимуте Тессалуникәдән кайтты ћәм безгә иманыгыз ћәм мәхәббәтегез хакындагы куанычлы хәбәрне җиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без дә сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнењ дә безне күрергә теләвегез турында әйтте.
[7] Шуња күрә, туганнар, сезнењ иманыгыз турында ишеткәч, барлык газаплар ћәм эзәрлекләүләр эчендә күњелебез юанды.
[8] Сез Раббыда нык торасыз икән, димәк без дә яшибез.
[9] Сезне уйлап, Аллаћыбыз алдында кичергән шатлык ѳчен Ања нинди рәхмәтләр әйтик?
[10] Сезнењ белән күрешергә ћәм иманыгызга җитешмәгән нәрсәләрне бирергә теләп, кѳне-тѳне тырышлык белән дога кылабыз.
[11] Аллаћы Атабыз Үзе ћәм Раббыбыз Гайсә сезнењ янга барыр юлыбызны турайтсын.
[12] Безнењ сезгә булган мәхәббәтебез кебек Раббыбыз сезнењ дә бер-берегезгә ћәм барлык кешеләргә карата булган мәхәббәтегезне арттырсын, мул итсен:
[13] Раббыбыз Гайсә Үзенењ изгеләре белән килгәндә, Аллаћы Атабыз алдында сез керсез, изге булсын ѳчен, Раббы шулай итеп йѳрәкләрегезне ныгытсын.