[1] Имандаш туганнар, белгәнегезчә, сезнењ янга килеп китүебез файдасыз булмады.
[2] Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кѳчле каршылыкларга карамастан, Аллаћыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сѳйләргә Аллаћыбыз безгә кыюлык бирде.
[3] Безнењ ѳйрәтүебез ялгыш та түгел, начар уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез.
[4] Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаћы безне лаеклы дип тапкан, шуња күрә без Аныњ ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаћыга ярарга тырышабыз.
[5] Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып сѳйләмәдек. Безнењ сүзләр комсызлыкны каплау ѳчен әйтелмәде. Аллаћы – безгә шаћит!
[6] Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан кѳтмәдек.
[7] Мәсихнењ рәсүлләре буларак, сездән таләп итә алыр идек, ләкин без сезнењ белән булганда, ана кеше үзенењ сабыйлары турында кайгырткандай, сезгә карата ягымлы булдык.
[8] Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнењ ѳчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чѳнки безнењ ѳчен шундый кадерле булдыгыз.
[9] Имандаш туганнар, эшебезне ћәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек.
[10] Сезнењ алда, иман итүчеләр алдында, изге, тәкъва ћәм кимчелексез булганлыгыбызга сез ћәм шулай ук Аллаћы шаћит.
[11] Ата кеше үз балаларына карата ничек булса, без дә ћәрберегезгә карата шулай булдык, ћәм сез бу турыда беләсез.
[12] Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына ћәм данына чакыручы Аллаћыныњ ихтыяры буенча яшәргә ѳндәдек.
[13] Тагын шуныњ ѳчен Аллаћыга ћәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без җиткергән Аллаћы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаћы сүзе итеп кабул иттегез; ћәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли.
[14] Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнењ Яћүдиядә урнашкан Аллаћы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яћүдләрдән җәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез.
[15] Яћүдләр Раббы Гайсәне ћәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып җибәрделәр. Алар Аллаћыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы.
[16] Без, башка халыклар котыла алсын ѳчен, аларга сѳйләргә телибез, ә яћүдләр безгә комачауларга тырыша. Һәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гѳнаћларын күбәйткәннәр ћәм, нићаять, Аллаћыныњ ачуы алар ѳстенә тѳшкән.
[17] Ә без, туганнар, сезнењ белән кыска вакытка аерылыштык (күњелләребез түгел, ә тәннәребез генә аерылышты) ћәм сезне шундый сагындык, үзегезне бик нык күрәсебез килде.
[18] Сезнењ яныгызга барырга теләдек. Мин, Паул, берничә тапкыр. Ләкин шайтан безгә комачаулады.
[19] Раббыбыз Гайсә килгәндә, сез – Аныњ алдында безнењ ѳчен ѳмет, шатлык ћәм мактау таҗы бит.
[20] Әйе, сез – безнењ даныбыз ћәм шатлыгыбыз!