Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:05

[1] Паулдан, Силастан ћәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Ата Аллаћы ћәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.

[2] Без ћәрвакыт, догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз ѳчен дә Аллаћыга рәхмәтләр укыйбыз.

[3] Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илћамландырылган авыр хезмәтегезне ћәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаћыбыз ћәм Атабыз алдында без ћәрвакыт исебездә тотабыз.

[4] Имандаш туганнар, без беләбез: Аллаћы сезне ярата, Ул сезне сайлап алды.

[5] Чѳнки без сѳйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух ћәм тирән ышану белән сезгә барып иреште. Сезнењ белән бергә вакытта сезнењ ѳчен ничек яшәгәнебезне беләсез.

[6] Сез, ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, безне ћәм шулай ук Раббыны кабатлаучылар булдыгыз.

[7] Шулай итеп, сез Македуния ћәм Ахая ѳлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз.

[8] Раббыныњ сүзе сезнењ аркылы Македуния ћәм Ахая ѳлкәләрендә генә ишетелеп калмаган, сезнењ Аллаћыга иман итүегезне ћәркайда беләләр. Шуња күрә безгә тагын нәрсәдер сѳйләргә кирәк тә түгел.

[9] Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак ћәм тере Аллаћыга хезмәт итү ѳчен, Аллаћы Углыныњ – Гайсәнењ – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаћыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаћы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаћыныњ якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.

Паулдан Тессалуникәлеләргә Беренче Хат — Chapters