Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:06

[1] Аллаћыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, ћәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без ћәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз.

[2] Гайсә Мәсихнењ вәкаләте белән сезне нәрсәләргә ѳйрәткәнебез турында беләсез.

[3] Аллаћыныњ теләге: сезнењ изге булуыгыз. Ул җенси азгынлыкны читкә этәрүегезне тели.

[4] Һәрберегез үз тәнен изгелектә ћәм кадерләп сакларга ѳйрәнсен иде.

[5] Аллаћыны белмәгән мәҗүсиләр кебек дәрт ћәм шәћвәт кушканга иярмәгез.

[6] Бу яктан берегез дә үз туганыгызга явызлык эшләмәгез, үзегезгә файда эзләп, аны кулланмагыз, чѳнки андый эшләр кылган ћәр кеше Раббы тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде.

[7] Аллаћы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәү ѳчен чакырды.

[8] Шуња күрә бу ѳйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенењ Изге Рухын җибәрүче Аллаћыны кире кага.

[9] Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язуныњ кирәге юктыр. Чѳнки Аллаћы сезнењ үзегезне бер-берегезне яратырга ѳйрәтте

[10] ћәм, чынлап та, сез бѳтен Македуния ѳлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандаш туганнар: тагын да ныграк тырышыгыз.

[11] Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шѳгыльләнергә ћәм ризыгыгызны үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз.

[12] Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында әдәпле булырсыз, үзегезнењ ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз.

[13] Имандаш туганнар, сез ѳметсез кешеләр кебек кайгырмасын ѳчен, үлем йокысына киткәннәр турында белүегезне телибез.

[14] Без Гайсәнењ үлгәненә ћәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуња күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаћы Аныњ белән кире кайтарачак.

[15] Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз.

[16] Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнењ ћәм Аллаћы быргысыныњ тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк ћәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.

[17] Шуннан соњ без, исәннәр – монда калганнар – ћавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда ћавага алыначакбыз ћәм мәњгегә Раббы белән бергә булачакбыз.

[18] Шулай итеп, бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.

Паулдан Тессалуникәлеләргә Беренче Хат — Chapters