[1] Хуҗалар, күктә сезнењ дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга намуслы ћәм гадел мѳнәсәбәт күрсәтегез.
[2] Армый-талмый догада булыгыз, шѳкер итеп уяу торыгыз.
[3] Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаћы безгә ишек ачсын дип, безнењ ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуныњ ѳчен тоткынлыкта бит.
[4] Мин кешеләргә ул серне тиешенчә ачык ћәм ањлаешлы итеп сѳйли алсын ѳчен дога кылыгыз.
[5] Чит кешеләр белән, ћәрбер уњайлы очрактан файдаланып, тѳпле акыл белән мѳгамәлә кылыгыз.
[6] Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез ћәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч ћәм тѳпле булсын.
[7] Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче ћәм Раббы эшендә хезмәттәшебез, сѳекле Тухик туган барысын да хәбәр итәр.
[8] Хәлебез турында белдерү ћәм күњелләрегезне күтәрү ѳчен, мин аны сездән килгән ышанычлы ћәм сѳекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сѳйләп бирерләр.
[10] Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра ћәм Барнабныњ туганнан-туган кардәшенењ улы Марк (аныњ турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) ћәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаћы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яћүдләрнењ бердәнберләре; алар миња зур юаныч булдылар.
[12] Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаћыныњ бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз ћәм иманда торуыгыз ѳчен ул ћәрвакыт сезнењ ѳчен бик тырышып дога кыла.
[13] Аныњ турында шаћитлек бирәм: ул сезнењ хакка, Лаудикея ћәм Һиераполис шәћәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара.
[14] Без яраткан табиб Лүк ћәм Димас сезне сәламли.
[15] Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага ћәм аныњ ѳендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам әйтегез.
[16] Бу хатны укыгач, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар ѳчен, шунда җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язылган хатны сез дә укыгыз.
[17] Архипка: «Кара, Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына җиткерү ѳчен игътибарлы бул», – диегез.
[18] Бу сәламне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем тѳрмәдә утыруымны онытмагыз. Мәрхәмәт сезнењ белән булсын.