[1] Үзем дә ѳлкән, Мәсих газапларыныњ шаћите ћәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы ѳлкәннәргә ялварам:
[2] үзегездәге Аллаћы ышанып тапшырган иман итүчеләр кѳтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп ћәм Аллаћы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күњел кушканча тырышлык белән кѳтегез.
[3] Сезгә тапшырылганнар ѳстеннән хакимлек итмәгез, бәлки кѳтүгә үрнәк булыгыз.
[4] Һәм Баш Кѳтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз.
[5] Яшьләр, сез шулай ук ѳлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук ћәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чѳнки Изге язмада язылганча: «Аллаћы тәкәбберләргә каршы тора, Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә».
[6] Шулай итеп, Аллаћыныњ кодрәтенә буйсыныгыз, ћәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.
[7] Үзегезнењ барлык мәшәкатьләрегезне Аллаћыга йѳкләгез, чѳнки Ул сезнењ хакта кайгырта.
[8] Аек ћәм уяу булыгыз, сезнењ дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри.
[9] Имандашларыгызныњ дѳньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз ћәм иблискә каршы торыгыз.
[10] Мәсих аша безне Үзенењ мәњгелек данына чакырып алган, ћәр мәрхәмәтнењ чыганагы булган Аллаћы, сез беркадәр газап чиккәннән соњ, кѳчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк вә ныгытачак ћәм үзегезне какшамас итәчәк.
[11] Ања мәњге-мәњгегә кодрәт булсын. Амин.
[12] Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы яздым. Сезнењ күњелегезне күтәреп, моныњ Аллаћыныњ чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез!
[13] Бабылдагы сезнењ кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге ћәм рухи улым Марк сезгә сәлам юллый.
[14] Бер-берегезне ярату белән үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган ћәммәгезгә иминлек булсын.