[1] Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуныњ белән, ирләрегез арасында Аллаћы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнењ пакь ћәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаћы янына алып килерсез.
[3] Сезнењ матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел,
[4] ә чын йѳрәктән чыккан, басынкы ћәм тыныч рухныњ мәњге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаћы каршында менә шул бик кыйммәтле.
[5] Элекке заманда Аллаћыга ѳмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар.
[6] Мәсәлән, Сара да, Ибраћимны әфәндем дип атап, ања күндәм булган; сез дә, игелек кылсагыз ћәм ћичнәрсәдән курыкмасагыз, Сара кызлары булырсыз.
[7] Ирләр, сезнењ дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән кѳчсезрәк. Аларны хѳрмәт итегез, алар да сезнењ кебек үк Аллаћыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас.
[8] Нићаять, ћәммәгез дә бер фикердә, мићербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз.
[9] Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чѳнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз.
[10] Изге язмада язылганча: «Тормышны яратучы, Ямьле кѳннәр күрергә теләүче Телен яманлыктан, Авызын мәкерле сүзләрдән тыйсын.
[11] Яманнан читкә китсен, яхшылык кылсын, Тынычлык эзләсен ћәм шуња омтылсын.
[12] Чѳнки Раббыныњ күзләре тәкъва кешеләргә, Аныњ колаклары аларныњ ялваруына юнәлгән; Әмма Ул яманлык кылучыларга каршы тора».
[13] Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр?
[14] Ә гаделлек ѳчен газап чигәсез икән, сез бәхетле. Ә кешеләрнењ янауларыннан курыкмагыз ћәм борчылмагыз.
[15] Әмма йѳрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак ѳметегез хакында сездән хисап таләп итүче ћәркемгә ћәрвакыт басынкылык ћәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз,
[16] вѳҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке булуыгызны ћәм игелекле эшегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар.
[17] Әгәр бу Аллаћы ихтыяры булса, игелекле эш ѳчен газаплану яманлык ѳчен газаплануга караганда яхшырак.
[18] Чѳнки Мәсих, безне Аллаћы янына алып бару ѳчен, гѳнаћлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гѳнаћларыбыз ѳчен бер тапкыр үлде. Аныњ тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаћы Аны Үзенењ Рухы белән терелтте.
[19] Әнә шул Рух ярдәмендә Ул тоткындагы рухлар янына барып, аларга вәгазь итте.
[20] Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух кѳннәрендә – Аллаћыга итагатьсез булганнар. Әмма Аллаћы, сабырлык күрсәтеп, кѳймәнењ тѳзелеп бетүен кѳткән; ул кѳймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.
[21] Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу – тәннењ керен юып тѳшерү түгел, бәлки саф вѳҗдан белән Аллаћыга мѳрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнењ үледән терелеп торуы аша сезне коткара.
[22] Ул күккә ашты ћәм Аллаћы янында ињ мѳћим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр ћәм кодрәтләр Ања буйсынган.