Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:23

[1] Шулай итеп, ћәртѳрле явызлыкны ћәм мәкерлекне, икейѳзлелекне ћәм кѳнчелекне, гайбәтне читкә ташлап,

[2] яња туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт эчәргә омтылыгыз, шуныњ белән үсеп, котылуга ирешерсез;

[3] чѳнки сез Раббыныњ игелеген татыдыгыз.

[4] Ања – кешеләр тарафыннан кире кагылган, әмма Аллаћы тарафыннан сайланган кыйммәтле тере Ташка килегез,

[5] ћәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тѳзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаћыга мәгъкуль дѳньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз.

[6] Чѳнки Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, Аны, ињ мѳћим почмак ташы итеп, Сионда куйдым. Ања иман итүче ћич оятка калмаячак».

[7] Шулай итеп, Ул сезнењ ѳчен, иман итүчеләр ѳчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар ѳчен «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш Ињ мѳћим почмак ташы булды».

[8] «Ул – кешеләрне абындырачак таш, Алар абынып егылачак кыя». Аллаћы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар ѳчен билгеләнгән дә бит.

[9] Әмма сез – карањгылыктан Үзенењ гаҗәеп яктылыгына Чакыручыныњ шѳћрәтле эшләрен игълан итү ѳчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаћыныњ Үз халкы.

[10] Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаћы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.

[11] Сѳеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән ћәм мосафирлардан үтенәм: җанга каршы кѳрәшүче гѳнаћлы теләкләрдән читләшегез;

[12] мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаћы яныбызга киләчәк кѳндә Аны данласыннар ѳчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз.

[13] Раббы хакы ѳчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан ѳстен булган патшага,

[14] яисә җинаятьчеләрне җәзаларга, игелек кылучыларга әҗерен бирергә аныњ тарафыннан куелган идарәчеләргә күндәм булыгыз.

[15] Чѳнки Аллаћыныњ ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз ћәм надан кешеләрнењ авызын томалагыз.

[16] Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаћыныњ коллары кебек яшәгез.

[17] Һәммә кешеләрне хѳрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаћыдан куркыгыз, патшаны хѳрмәт итегез.

[18] Хезмәтчеләр, яхшы ћәм мићербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, бәлки кырысларына да курку катыш тирән хѳрмәт белән буйсыныгыз.

[19] Чѳнки берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаћы хакында уйлап түземле булса, Аллаћы моны хуш күрә.

[20] Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моныњ ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез ћәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаћы хуш күрә.

[21] Сез моныњ ѳчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын ѳчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнењ ѳчен газап чикте. Шуња күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада:

[22] «Ул ћичнинди гѳнаћ кылмады, Һәм Аныњ телендә мәкерлек булмады», – дип язылган.

[23] Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хѳкем итүчегә тапшырды.

[24] Гѳнаћлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнењ гѳнаћларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аныњ яралары белән савыктырылдыгыз.

[25] Адашып йѳрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Кѳтүчегез ћәм җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.

Петердән Беренче Хат — Chapters