Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:22

[1] Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергән кебек, сез дә шундый ук фикерләү рәвеше белән коралланыгыз, чѳнки тән газабы кичерүче гѳнаћтан читкә борылды,

[2] нәтиҗәдә бу дѳньяда калган вакытын инде кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаћы ихтыяры буенча яши.

[3] Гомерегезнењ шактый ѳлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гѳнаћлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез ћәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр.

[4] Шуња күрә мәҗүсиләр хәзер сезнењ үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр ћәм шуныњ ѳчен сезне яманлыйлар.

[5] Алар үлеләрне ћәм тереләрне хѳкем итәргә әзер булган Аллаћыга җавап бирергә тиеш.

[6] Шуња күрә Яхшы хәбәр инде үле булганнарга да игълан ителде. Чѳнки, барлык кешеләрнеке кебек, тәннәре үлемгә тапшырылса да, алар рухлары белән Аллаћы кебек яшиләр.

[7] Һәр нәрсәнењ ахыры якынлаша. Шуња күрә, дога кыла алу ѳчен аек ћәм тотнаклы булыгыз.

[8] Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чѳнки мәхәббәт күп гѳнаћларны юкка чыгара,

[9] бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз.

[10] Аллаћыдан нинди сәләт алган булсагыз, ћәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаћы тарафыннан бирелгән тѳрле сәләтләрне кулланыгыз.

[11] Берәү сѳйли икән, Аллаћы сүзләрен әйткән кебек сѳйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаћы биргән кѳч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша ћәрнәрсәдә Аллаћы данланыр. Мәсихкә мәњге-мәњгегә дан ћәм кодрәт. Амин.

[12] Сѳеклеләрем! Сезне сынау ѳчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез.

[13] Киресенчә, Мәсихнењ даны ачылганга да тантана итеп куану ѳчен, Аныњ газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.

[14] Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаћы Рухы яши.

[15] Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел.

[16] Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йѳртүегез ѳчен Аллаћыны данлагыз.

[17] Чѳнки Аллаћыныњ хѳкем итә башлау вакыты җитте. Ињ элек Ул үзенекеләрен хѳкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаћыныњ Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнењ ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча:

[18] «Әгәр тәкъва кеше кѳчкә котыла икән, Имансыз ћәм гѳнаћлы кая барыр?»

[19] Шулай итеп, Аллаћы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Тудыручыга тапшырсыннар ћәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.

Петердән Беренче Хат — Chapters