Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:54

[1] Гайсә Мәсихнењ колы вә рәсүле Шимун Петердән – Аллаћыбыз ћәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ хаклыгы аша кыйммәтле иманны безнењ белән бер дәрәҗәдә кабул иткән туганнарга:

[2] Аллаћыны вә Раббыбыз Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек мул итеп бирелсен.

[3] Үзенењ даны ћәм камиллеге белән безне Чакырган Затны танып белүебез аша Аныњ илаћи кодрәте безгә Аллаћыга яраклы итеп яшәргә кирәк булган ћәммә нәрсәне бүләк иткән.

[4] Болар аркылы Ул безгә ињ бѳек ћәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дѳньядан котылып, илаћи табигатьтә катнаша алырсыз.

[5] Шул сәбәпле, иманыгызга игелек ѳстәү ѳчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне ѳстәгез;

[6] белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны; сабырлыкка Аллаћыга бирелүне;

[7] Аллаћыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт ѳстәгез.

[8] Әгәр сездә бу хасиятләр булса, ћәм алар арта барса, сезнењ Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз ћәм уњышсыз калмас.

[9] Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче ћәм элекке эшләгән гѳнаћларыннан чистартылганын оныткан кеше.

[10] Шуња күрә, имандаш туганнар, Аллаћы тарафыннан чакырылган ћәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, ћичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз

[11] ћәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнењ мәњгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез.

[12] Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә ћәм, сезгә бирелгән хакыйкатькә нык тотынып торсагыз да, мин болар хакында ћәрвакыт хәтерегезгә тѳшерәчәкмен.

[13] Үзем әле исән ћәм, шушы тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә тѳшерүне үземнењ бурычым итеп исәплим.

[14] Мин беләм: тиздән бу тәнемнән китәчәкмен: миња моны Раббыбыз Гайсә Мәсих ачкан иде.

[15] Шуња күрә, арагыздан киткәч, боларны ћәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим.

[16] Без сезгә Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ кодрәте ћәм Аныњ килүе хакында сѳйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, бәлки Аныњ мәћабәтлеген үз күзләребез белән күреп сѳйләдек.

[17] Бѳек данлы Аллаћыдан: «Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым», – дигән аваз килгәндә, Аллаћы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү ћәм дан балкышы бирелде.

[18] Гайсә белән изге тауда булган чакта, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.

[19] Шуныњ ѳчен без пәйгамбәрләр сѳйләгән Аллаћы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, карањгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әћәмият биреп, дѳрес эшлисез. Сез, кѳн җитеп, йѳрәкләрегезне тањ йолдызы балкытканга кадәр, ања әћәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез.

[20] Ињ элек шуны ањлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә ћичкем үз сәләтенә таянып ањлата алмый.

[21] Чѳнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаћыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сѳйләделәр.

Петердән Икенче Хат — Chapters