[1] Гайсәнењ Мәсих булуына иман итүче ћәркем Аллаћыдан туган. Һәм атаны яратучы ћәркем аныњ баласын да ярата.
[2] Без Аллаћы балаларын яратуыбызны Аллаћыны яратуыбыз ћәм Аныњ әмерләрен үтәвебез аркылы беләбез.
[3] Һәм Аллаћыны яратуыбызны Аныњ әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аныњ әмерләре авыр түгел,
[4] чѳнки Аллаћыдан туган ћәммә кеше явыз дѳньяны җињә. Дѳньяны җињгән җињү – безнењ иманыбыз ул.
[5] Гайсәнењ Аллаћы Улы булуына инанучы дѳньяны җињүче булмый кем булсын?
[6] Ул, Гайсә Мәсих, Үзенењ чумдырылуыныњ суы ћәм үлеменењ каны белән килгән. Су белән генә түгел, бәлки су ћәм кан белән килгән. Бу хакта Рух шаћитлек бирә, чѳнки Рух – хакыйкать ул.
[7] Шаћитлек бирүче ѳчәү бар:
[8] Рух, су ћәм кан. Һәм ѳчесе дә бер үк шаћитлек бирәләр.
[9] Без кешеләр шаћитлеген кабул итәбез, ә Аллаћыныњ шаћитлеге бѳегрәк. Чѳнки бу – Аллаћы шаћитлеге: Ул Үзенењ Улы хакында шаћитлек бирде.
[10] Аллаћы Улына иман итүченењ үзендә шушы шаћитлек бар. Аллаћыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чѳнки Аллаћыныњ Үз Улы хакында биргән шаћитлегенә ышанмады.
[11] Ул шаћитлек исә шуннан гыйбарәт: Аллаћы безгә мәњгелек тормыш бирде ћәм ул тормыш – Аныњ Улында.
[12] Аллаћы Улы барныњ тормышы бар, Аллаћы Улы булмаганныњ тормышы юк.
[13] Мин моны сезгә, Аллаћы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнењ мәњгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым.
[14] Безнењ Аныњ каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаћыныњ ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыњлый.
[15] Аныњ тыњлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез.
[16] Әгәр берәү имандаш туганыныњ үлемгә китермәүче гѳнаћ кылуын күрә икән, ул кеше дога кылсын ћәм Аллаћы аныњ туганына тормыш бирәчәк. Моны үлемгә китермәүче гѳнаћ кылучылар хакында әйтәм. Үлемгә китерүче гѳнаћ бар: бу гѳнаћ хакында дога кылсыннар дип әйтмим.
[17] Һәр явызлык – гѳнаћ, әмма бѳтен гѳнаћ та үлемгә китерми.
[18] Аллаћыдан туганнарныњ гѳнаћ кылмавын без беләбез, Аллаћыдан туган Угыл аларны саклый ћәм явыз иблис аларга кагыла алмый.
[19] Без үзебезнењ Аллаћыдан булуыбызны, ә бѳтен дѳньяныњ исә явыз иблиснењ хакимлеге астында булуын беләбез.
[20] Без Аллаћы Улыныњ килгәнен ћәм, хакыйкый Аллаћыны таныр ѳчен, безгә ањ биргәнен беләбез. Һәм без Хакыйкыйда, Аныњ Улы Гайсә Мәсихтә. Ул – хакыйкый Аллаћы ћәм мәњгелек тормыш.
[21] Балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.