Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:17

[1] Карагыз – Ата безне ничек нык яраткан! Шуња күрә безне «Аллаћы балалары» дип атыйлар. Дѳнья кешеләре, Аллаћыны танымаганга күрә, безне белмиләр.

[2] Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаћы балалары, әмма безнењ нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Ања охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез.

[3] Һәм шушы ѳметен Ања баглаган ћәркем, Мәсих пакь булган кебек, үзен даими рәвештә пакьләндерә.

[4] Гѳнаћ кылучы ћәркем Аллаћы канунын боза; ә бу исә үзе гѳнаћ.

[5] Һәм сез беләсез: Мәсих гѳнаћларны Үз ѳстенә алыр ѳчен килде. Һәм Ањарда гѳнаћ юк.

[6] Ањарда торучы ћәркем гѳнаћ кылмый. Гѳнаћ кылучы ћәркем Мәсихне күрмәгән ћәм Аны танымаган.

[7] Балаларым, сезне ћичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була.

[8] Гѳнаћ кылучы исә иблистәндер, чѳнки иблис баштан ук гѳнаћ кыла. Аллаћы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде.

[9] Аллаћыдан туган гѳнаћ кылмый, чѳнки ањарда Аллаћыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаћ кыла алмый, чѳнки ул Аллаћыдан туган.

[10] Аллаћы балалары ћәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенењ туганын яратмаучы ћәркем Аллаћыдан түгел.

[11] Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез.

[12] Безгә явыз иблистән булган ћәм үзенењ энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый. Ул ни ѳчен энесен үтергән? Чѳнки Кабилныњ эшләре явыз, ә энесенењ эшләре тәкъва булган.

[13] Туганнарым, сезгә дѳнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моња гаҗәпләнмәгез.

[14] Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чѳнки имандаш туганнарыбызны яратабыз. Яратмаучы үлем эчендә тора.

[15] Үзенењ туганына нәфрәтләнүче ћәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченењ мәњгелек тормышы булмаганын сез беләсез.

[16] Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенењ җанын безнењ ѳчен бирде. Без дә туганнарыбыз ѳчен үзебезнењ җаныбызны бирергә тиешбез.

[17] Кем дә кем, ћәммә нәрсәсе булып, ћәм туганыныњ мохтаҗлыгын күрә торып, ања шәфкать күрсәтмәсә, ањарда Аллаћы мәхәббәте ничек торыр икән?

[18] Балаларым, сүз ћәм тел белән түгел, бәлки эшләребез ћәм хакыйкать белән яратыйк.

[19] Шуныњ белән без үзебезнењ хакыйкатьтән булуыбызны белербез ћәм йѳрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаћы каршында тынычландырырбыз. Чѳнки Аллаћы безнењ йѳрәгебездән бѳек ћәм Ул ћәммә нәрсәне белә.

[21] Сѳеклеләрем! Әгәр йѳрәгебез безне гаепләми икән, димәк, Аллаћыда ышанычыбыз бар,

[22] ћәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чѳнки Аныњ әмерләрен үтибез ћәм Ања яраклы эшләр эшлибез.

[23] Аныњ әмере шуннан гыйбарәт: без Аныњ Улы Гайсә Мәсихнењ исеменә иман итәргә ћәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез.

[24] Аллаћыныњ әмерләрен үтәүче Ањарда тора ћәм Аллаћы әмерләрне үтәүчедә тора. Һәм Аллаћыныњ бездә торуын Аныњ безгә биргән Рухы аркасында белербез.

Яхъядан Беренче Хат — Chapters