[1] Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән ћәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз.
[2] Тормыш ачылды: без аны күрдек ћәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәњгелек тормышны сезгә шаћитлек итәбез ћәм игълан итәбез.
[3] Безнењ белән аралашуыгыз булсын ѳчен, үзебез күргән ћәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата ћәм Аныњ Улы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез;
[4] ћәм, куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз.
[5] Без Аннан ишеткән ћәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаћы – яктылык, ћәм Ањарда ћичнинди карањгылык юк.
[6] Әгәр без: «Аллаћы белән аралашып яшибез», – дип әйтсәк, әмма карањгылыкта йѳрсәк – без ялганлыйбыз ћәм хакыйкать буенча яшәмибез.
[7] Әгәр инде Аллаћы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез ћәм Аныњ Улы Гайсәнењ каны безне ћәр гѳнаћтан чистарындыра.
[8] Әгәр: «Гѳнаћыбыз юк», – дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз ћәм бездә хакыйкать юк.
[9] Әмма гѳнаћларыбызны икърар итсәк, безнењ гѳнаћларыбызны Аллаћы ярлыкар ћәм, ћәртѳрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чѳнки Ул тугры ћәм гадел.
[10] «Без гѳнаћ кылмадык», – дисәк, Аллаћыны ялганчы итәбез ћәм Аныњ сүзе бездә юк.