[1] Аксакалдан – Аллаћы тарафыннан сайланган ханымга ћәм аныњ балаларына. Мин ћәммәгезне ихлас күњелдән яратам. Һәм мин генә түгел, бәлки хакыйкатьне танучы ћәммә кеше сезне ярата.
[2] Без сезне яратабыз, чѳнки хакыйкать бездә тора ћәм безнењ белән мәњге булачак.
[3] Аллаћы Атадан ћәм Атаныњ Улыннан – Гайсә Мәсихтән бирелгән мәрхәмәт, шәфкать ћәм иминлек безнењ белән хакыйкатьтә ћәм мәхәббәттә булсын.
[4] Синењ балаларыњ арасында без Атадан кабул иткән әмер буенча хакыйкатьтә йѳрүчеләрне тапканыма бик сѳендем.
[5] Хәзер, ханым, сиња яња әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам ћәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк.
[6] Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаћыныњ әмерләре буенча йѳрергә тиешбез. Сез баштан ук ишеткәнегезчә, Аныњ әмере шуннан гыйбарәт: сез мәхәббәттә яшәргә тиешсез.
[7] Гайсә Мәсихнењ тәндә килүен инкяр итүче күп ялганчылар дѳньяга чыктылар. Андый кешеләр – ялганчылар ћәм Мәсих дошманнары.
[8] Сез нәрсә хакына эшләгәнебезне югалтмас ѳчен, бәлки тулы әҗер алыр ѳчен, сак булыгыз.
[9] Мәсих тәгълиматын сакламаган ћәм аныњ чигеннән узган ћәркемдә Аллаћы юктыр. Тәгълиматны саклаучыда исә Ата да, Аныњ Улы да бар.
[10] Әгәр сезгә берәү килсә ћәм бу тәгълиматка ѳйрәтмәсә, ул кешене ѳегездә кабул итмәгез ћәм аны сәламләмәгез.
[11] Чѳнки сәламләгән кеше аныњ явыз эшләренә кушыла.
[12] Сезгә яза торган сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим, бәлки куанычыбыз тулы булсын ѳчен, яныгызга килеп, сезнењ белән сѳйләшергә ѳметләнәм.
[13] Аллаћы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыњныњ балалары сине сәламлиләр.