[1] Балаларым! Боларны сезгә, гѳнаћ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гѳнаћ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – ћәрвакыт дѳрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар.
[2] Мәсих гѳнаћларыбызныњ, безнењ генә түгел, бәлки бѳтен дѳньяныњ да гѳнаћлары кичерелүен алып килүче ћәм Аллаћы белән татулаштыручы корбан булды.
[3] Ә Аллаћыныњ әмерләрен үтәсәк, Аны танып белүебездә ышанычлы була алабыз.
[4] Кем дә кем: «Мин Аллаћыны таныйм», – ди, әмма Аныњ әмерләрен үтәми, ул – ялганчы ћәм ањарда хакыйкать юк.
[5] Ә Аныњ сүзләрен үтәүче кешедә Аллаћы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуныњ аша без Ањарда булуыбызны беләбез.
[6] Кем дә кем: «Аллаћыда торам», – ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш.
[7] Сѳеклеләрем! Яња әмер язмыйм, бәлки сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул.
[8] Әмма шуныњ белән бергә бу әмер яња да: аныњ хакыйкате Мәсихтә ачылды ћәм сез аны танып беләсез, чѳнки карањгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый.
[9] Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул ћаман карањгылыкта була.
[10] Кем дә кем үзенењ туганын ярата икән, ул яктылыкта була, ћәм ањарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк.
[11] Ә кем үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул карањгылыкта була, карањгылыкта йѳри ћәм кая баруын белми, чѳнки карањгылык аныњ күзләрен сукырайткан.
[12] Балаларым, сезгә язам, чѳнки сезнењ гѳнаћларыгыз Гайсә аркасында кичерелде.
[13] Аталар, сезгә язам, чѳнки баштан ук Булучыны сез танып беләсез. Егетләр, сезгә язам, чѳнки сез явыз иблисне җињдегез.
[14] Балаларым, мин сезгә язам, чѳнки сез Атаны танып беләсез. Аталар, мин сезгә язам, чѳнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез. Егетләр, мин сезгә язам, чѳнки сез кѳчле, Аллаћы сүзе сездә тора, ћәм сез явыз иблисне җињдегез.
[15] Фани дѳньяны ћәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дѳньяны яратучыда Атаны ярату юк.
[16] Чѳнки бу дѳньяда булган ћәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе ћәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дѳньядандыр.
[17] Дѳнья ћәм аныњ нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаћы ихтыярын үтәүче мәњге яши.
[18] Балаларым! Хәзер соњгы вакытлар. Мәсихнењ дошманы киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнењ күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде.
[19] Алар безнењ арабыздан чыктылар, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнењ белән калган булырлар иде. Әмма ћәммәсе дә безнеке булмавы күренсен ѳчен, алар чыктылар.
[20] Сезгә исә Изге Аллаћы Үзенењ Рухын биргән, ћәм сез хакыйкатьне беләсез.
[21] Мин сезгә хакыйкатьне белмәгәнегез ѳчен түгел, әмма аны белгәнегез ѳчен ћәм хакыйкатьтән ћичнинди ялган килмәгәнгә күрә яздым.
[22] Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнењ Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнењ дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә.
[23] Аллаћыныњ Улын инкяр итүче ћичкемнењ Аллаћы Ата белән мѳгамәләсе юк. Аллаћыныњ Улын икърар итүченењ исә Ата белән дә мѳгамәләсе бар.
[24] Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күњелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күњелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаћыныњ Улында ћәм Улыныњ Атасында торачаксыз.
[25] Моны, мәњгелек тормышны, безгә Мәсих Үзе вәгъдә иткән.
[26] Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам.
[27] Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнењ үзегездә тора ћәм сез ћичкемнењ ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнењ Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, ћәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз.
[28] Балаларым, Мәсих килгәндә, Аныњ алдында ышаныч белән ћәм оялусыз тора алуыбыз ѳчен, Мәсихтә яшәгез.
[29] Аныњ ћәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче ћәркемнењ Аллаћыдан туган булуын да беләсез.