Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:00

[1] Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларныњ Аллаћыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар.

[2] Аллаћы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнењ кеше булып килгәнлеген икърар итүче ћәр рух Аллаћыдан була.

[3] Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаћыдан түгел, ул – сез аныњ киләчәге хакында ишеткән ћәм хәзер инде дѳньяда булган Мәсих дошманыныњ рухы була.

[4] Сез исә Аллаћыдан, балаларым. Һәм ялган пәйгамбәрләрне җињдегез, чѳнки сездә Торучы Аллаћы Рухы дѳньяда булган рухтан бѳек.

[5] Алар – бу дѳньядан, шуња күрә алар дѳньяви сѳйлиләр ћәм дѳнья кешеләре аларны тыњлый.

[6] Без – Аллаћыдан. Аллаћыны танып белүче безне тыњлый. Аллаћыдан булмаучы исә безне тыњламый. Без шуныњ аша хакыйкать рухын ћәм ялганлык рухын таныйбыз.

[7] Сѳеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чѳнки мәхәббәт Аллаћыдан килә. Һәр яратучы Аллаћыдан туган ћәм Аллаћыны танып белә.

[8] Яратмаучы Аллаћыны танып белми, чѳнки Аллаћы – мәхәббәт ул.

[9] Аллаћы безгә мәхәббәтен күрсәтте: Үзенењ Улы аша безгә яшәү булсын ѳчен, Аллаћы бердәнбер Улын дѳньяга җибәрде.

[10] Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаћыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты ћәм безнењ гѳнаћларыбызныњ кичерелүен алып килүче ћәм безне Аллаћы белән татулаштыручы корбан рәвешендә Үзенењ Улын җибәрде.

[11] Сѳеклеләрем, Аллаћы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез.

[12] Аллаћыны ћичкем ћичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаћы бездә яши ћәм Аныњ мәхәббәте бездә камилләшкән була.

[13] Аллаћы безгә Үзенењ Рухыннан биргән. Шунлыктан без Аллаћыда торуыбызны ћәм Аныњ бездә торуын беләбез.

[14] Ата Үзенењ Улын дѳньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек ћәм ања шаћитлек бирәбез.

[15] Кем дә кем Гайсәнењ Аллаћы Улы булуын икърар итсә, ањарда Аллаћы тора ћәм ул Аллаћыда тора.

[16] Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык ћәм ања инандык. Аллаћы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаћыда торыр ћәм Аллаћы ањарда торыр.

[17] Шулай итеп, хѳкем кѳнендә без ышаныч белән тора алсын ѳчен, мәхәббәтебез камилләште. Чѳнки Гайсә ничек булса, без дә бу дѳньяда шундый булабыз.

[18] Мәхәббәттә курку юк, бәлки камил мәхәббәт куркуны куа. Җәза хакында уйланулар куркыта, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.

[19] Без яратабыз, чѳнки беренче булып Аллаћы безне яратты.

[20] Әгәр берәү: «Мин Аллаћыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенењ имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чѳнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаћыны ярата алмый.

[21] Аллаћы безгә: «Аллаћыны яратучы кеше үзенењ туганын да яратсын», – дигән әмерне бирде.

Яхъядан Беренче Хат — Chapters